Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәркәзебезнең дүрт музейлы гимназиясе

Мәркәзебездәге күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш исемен йөртүче 20 нче гимназиясе балаларда татар халкының традицияләренә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт т...

Мәркәзебездәге күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш исемен йөртүче 20 нче гимназиясе балаларда татар халкының традицияләренә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләүче уку йорты санала. Бу гимназиядә бүгенге көндә директор Рәхимә Арсланова җитәкчелегендә 45 укытучы эшли һәм 541 укучы белем ала.
WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.55.21


Гимназиянең төп максаты – белем йортында милли мөхит булдырып, туган телгә мәхәббәт тудыру. Бүген курсларда белемнәрен күтәрүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына «Милли гимназиядә дәрестән тыш эшчәнлек» дип аталган семинар тәкъдим ителде. Аның барышында төрле юнәлешләргә караган мастер-класслар күрсәтелде. Гимназия кунаклары булган «Мирас» журналы баш редакторы, язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон, балалар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова, укытучылар һәм мин үзем калфак ясау эшендә бик теләп катнаштык, ачык дәресләрне кызыксынып карадык.WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.50.47WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.53.38 (2)


20 нче гимназия укучылары белем-фән өлкәсендә генә түгел, ә иҗади яктан да осталыкларын күрсәтеп, чын артистлар булуларын күрсәтеп, безне таң калдырдылар. Курайда уйнау, бию, җыр, түгәрәк уеннар – болар берсе дә читтә калмыйча, барлык кунакларны берничә сәгатькә балалык елларына алып кайтып, шул даирәгә «чумарга» мөмкинлек бирделәр.


WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.50.00 WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.50.01
Чараның тагын бер йөзек кашы – танылган дизайнер-модельер Калмурзина Флёра Әнәс кызының чыгышы. WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.53.38 (1)Ул үзенең кул эшләре: милли бизәкләр белән чигелгән татар халык киемнәре, калфаклар, сумкалар белән таныштырып узды. Флёра апа Калмурзинаның, укытучыларның, укучыларның кул эшләре урын алган «Милли мирас музее» эшләп килә. Мастер-класс Абдулла Алиш премиясе лауреатларының тормышын, иҗатын яктыртучы «Абдулла Алиш варислары» музеенда дәвам итте. Яшь экскурсоводлар музей эшчәнлеге белән таныштырып киттеләр. Монда язучының тормыш юлына һәм иҗатына бәйле, туганнары тапшырган, истәлекләр дә саклана. Моннан тыш, гимназиядә Бөек Ватан сугышына багышланган музей да урнашкан.WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.52.37 WhatsApp Image 2018-02-14 at 16.54.12


Бүген, күренекле галим, педагог, укытучы һәм әдип Каюм Насыйри туган көне белән бәйле рәвештә, гимназиядә “Иске татар бистәсе” музее ачылды. Музейны ачу хокукы Ләбиб абый Леронга тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ