Мөршидә КЫЯМОВА автор яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда 63 мәктәптә капиталь ремонт бара
Татарстанның 63 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча программа чаралары 14 % ка үтәлгән, динамика 4 % тан артып киткән. Эшләрне финанслауның гомуми суммасы 6,877 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Җир ничек яралган?
Татар милләтенең фольклоры гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Безнең ата-бабаларыбыздан килгән халык авыз иҗаты күзгә күренмәс җеп сыман буыннарны берләштереп тора. Фольклор – көндәлек тормышта барлыкка килгән сорауларга җавап та ул, тәрбияче дә, шул ук вакытта күңел ачу чарасы да. Җырлар, бәетләр, дастаннар, әкиятләр Болгар, Сарай, Казан аһәңнәрен саклый. Халык аваз иҗаты белән таныш булган бала үз халкының тарихын, телен һәм мәдәниятен дә бик яхшы дәрәҗәдә үзләштергән була. Шул сәбәпле, фольклор хәзерге тиз үзгәрүчән, тотрыксыз чорда да бала тәрбиясендә мөһим роль уйный. Яшерен-батырын түгел, бүгенге мәктәп һәм укыту программасы милли җирлектән шактый ук аерыла башлады. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан инсаннарга этнография, фольклор буенча мәгълүмат бирү зарур. Кече яшьтәге, хәтта өлкән сыйныфларда укучыларны да фикерләргә, хыялланырга, иҗадилыкка җәлеп итәргә кирәк. «Бичура төенчеге» дип аталган яңа сәхифәдә без укучыларыбызны халкыбызның авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштырып барачакбыз.
-
Җәлил безне бер мәйданга җыя
Быел каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казанда төрледән-төрле чаралар оештырылып килә. Шагыйрьнең юбилее һәм аның 10 көрәштәше – яшерен оешма – Кормаш-Җәлил төркеменең истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, иҗади кичәләр уза. Шулар арасында фәнни конференцияләр оештырылуы да игътибарга лаек.
-
«Күңел кыллары» – Ильяс Камал концерты
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, композитор Ильяс Камалның «Күңел кыллары» дигән үзенчәлекле концерты булып узды.
-
“Нурлы Рамазан” бәйгесенең финалга чыкканнар билгеләнде
Бүген, Рамазан аеның 27 нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды.
-
Казанда бердәмлек ифтары узды
Казанда Дагстан ифтары булып узды. Аны Кавказ Республикасының Татарстандагы вәкиллеге «Бердәмлек ифтары — 2026» исеме билгеләп оештырды.
-
Апаста балалар өчен пансионат ачыла
«Ярдәм» хәйрия фондында Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре оештырыла. Кичәгесендә журналистлар да катнашты. Дини мәҗлес барышында Татарстанның Апас районында дини пансионат ачылу турында да әтрафлы мәгълүмат бирделәр.
-
Мотыйгулла Төхфәтуллин турында 10 кызыклы факт
Дин белгече, педагог, заманының алдынгы карашлы шәхесе Мотыйгулла Төхфәтуллин – татар мәгърифәтчеләренең лаеклы вәкиле. Ул Габдулла Тукай язмышында төп роль уйнаган шәхес һәм, ни хикмәттер, күләгәдәрәк калган. Бөек шагыйребезнең олуг юбилее алдыннан Мотыйгулла Төхфәтуллин исемен искә алу да урынлы булыр.
-
Республика ифтарына 10 мең кеше киләчәк
Республика ифтары быел 13 мартта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларыннан саналган Республикакүләм ифтар быел 14 нче тапкыр оештырыла.
-
Апанайда Насыйриның “Утыз вәгазь” китабын укыйлар
Казанның Апанай мәчетендә журналистлар өчен ифтар мәҗлесе булып узды. Ифтарга кадәр мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дини һәм мәдәни традицияләрне, шул исәптән татар дини мирасын өйрәнү аша да, саклауның мөһимлеге турында бәян итте.
-
Наил Шәйхетдиновны искә алдылар
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновның 85 еллыгы уңаеннан хатирәләр кичәсе узды. Олуг артистны искә алырга сабакташлары, сәхнәдәшләре, туганнары килгән иде.
-
«Безнең мәктәп» – төрле өлкәләрне берләштерә
2026 елның 3–5 ноябрендә Мәскәүдә «Безнең мәктәп» юбилей X Халыкара архитектура фестивале узачак.
-
Хатын-кызлар өчен хәйрия ифтарлары узды
Мөслимәләр арасында популярлык казанган Fashion Iftar проекты быел 10 еллыгын билгеләп уза. Проектның җитәкчесе Җәннәт Минһаҗева 26 февраль көнне берьюлы 10 туклану ноктасында хәйрия ифтары оештырды.
-
Сөмбел Кыямова романслар кичәсе оештырды
Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең орган залында «Татар романсы классигы» дип атала торган «Татар романслар антологиясе» циклының икенче концерты булып узды.
-
Вайнах ифтары 300 гә якын кешене җыйды
Рамазан аенда башкалабызның төрле рестораннарында ифтар ашлары оештырыла. Кичә Казанда беренче тапкыр зур масштабта чечен-ингуш вайнах ифтары үтте. Анда 270 тән артык төрле милләт вәкилләре катнашты.




