Мөршидә КЫЯМОВА автор яңалыклары
-
Татарстан – Казахстан турында яңа басма
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә «Казахстан һәм Татарстан: узган һәм хәзерге заманда гуманитар һәм мәдәни элемтәләр» дигән халыкара фәнни семинар оештырыла.
-
Вилдановлар остаханәсе
Җәлил Вилданов – белгечлеге буенча агач остасы (краснодеревщик). 30 елдан артык агачтан милли бизәкләр кертеп, йорт җиһазлары, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткән сандыклар ясаучы оста буларак танылган. Улы Фәнил – үзешчән музыкант,өйрәнүче, мультиинструменталист. Соңгы елларда алар төрки музыка уен кораллары да ясый башладылар.
-
«Милли мультфест» татар телен саклый
Кинофестиваль балалар кинематография иҗатын үстерүгә һәм татар халкының мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән. «Милли мультфест»ның төп максаты — татар телен саклау, тамашачылар мәдәниятен үстерү, кыска метражлы уен фильмнары төшерү ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәләрен баетуга ярдәм итү.
-
Каһарманнарга багышланган күргәзмә
1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалында 5 декабрь көнне “Һәрвакыт каһарманнар” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә ике датага: Россиядә ирекле хезмәткәрләр көненә (5 декабрь) һәм Ватан Геройлары көненә (9 декабрь) багышлана.
-
Музыкаль тәрбия – мөһим тәрбия
Татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драмага нигез салган композитор Салих Сәйдәшев шәхесенә җитди игътибар биреләме? Гомумән, татар мохитендә музыкаль тәрбия торышы ни дәрәҗәдә? Бу хакта «Туфан самавыры» тапшыруында Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев белән сөйләштек.
-
Мәчеттә батыр аналарны хөрмәтләделәр
Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә «Әниләр көне»нә багышланган дини бәйрәм булып узды. “Йөрәктән-йөрәккә” чарасына МХО балалары, ирләре катнашкан әниләр чакырылган иде.
-
Барыр юлым – Мәчкәрә, күңелләрем нечкәрә...
«Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез», – ди зирәк халкыбыз. Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы Наумир Сәмигуллин исемендәге урта мәктәп музее – борынгы авылның бай тарихын саклап торган мирасханә дә.
-
Казан юбилеена яңа китап
Быел Казан үзенең 1020 еллыгын билгеләп үтә. Истәлекле дата Россиянең иң борынгы шәһәрләреннән саналган каланың бай тарихи-мәдәни мирасын барлау һәм тирәнтен аңлау төрле проектларга нигез салырга мөмкинлек бирә.
-
Зур әҗерләр – файда кылудан
Бүген Казанда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”на нәтиҗә ясалды.
-
Казанда “Педагогик укулар – 2025” узды
Татарстан Фәннәр академиясендә “Педагогик укулар – 2025” VII Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә цифрлаштыру чорында фән, мәгариф һәм мәдәниятнең интеграцияләнүе хакында фикер алыштылар.
-
«Кесәгә салсам да сыя»
«Таныш-дусларның туган йортлары макетларын алар җибәргән фотосурәтләрдән карап та эшләп бирәм», – ди оста Фоат Закиров. Төрле мәчетләр дә ясый. Кырлайдагы Г.Тукай музеенда да эшләре саклана. Сәгъди абзый йортын барлык каралты-куралары белән башкарып чыккан ул. Саба лесхозында да шактый гына эшләнмәләре бар... Мәчет макетлары Башкортстанда, Оренбургта, Самара өлкәсендә һәм Татарстанның башка районнарында куелган.
-
Яшьләр сынатмады
«Калеб» иҗат берләшмәсенең “Кайтаваз” циклының өченче концерты татарның бөек җырчысы, сирәк драматик тенор тавышка ия Хәйдәр Бигичевкә багышланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Гали Рәхим турында 9 кызыклы факт
XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең берсе, күренекле галим Гали Рәхимнең тормыш юлы һәм иҗаты гаять үзенчәлекле. Күпкырлы шәхес – тарихчы, язучы, фольклорчы – татар әдәбиятына һәм фәненә зур өлеш керткән. Гали Рәхимнең тормышындагы мөһим вакыйгалар, иҗатының үзенчәлекләре һәм аның заманының кыенлыклары турында 9 кызыклы факт аша күзалларга мөмкин.
-
Илдус Заһидуллин: «Каюм Насыйрины идеолог итеп күрергә теләгәннәр»
Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин – әтрафлы фәнни юл узган галим. Хәзерге вакытта ул Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгендә эшли. Заһидуллиннар гаиләсе Татарстан фәнендә дан казанган галимнәр буларак билгеле. Дания Заһидуллина – филология фәннәре докторы. Уллары Рөстәм Заһидуллин – Татарстанның юстиция министры. Илдус Заһидуллинның соңгы хезмәтләреннән «Мөфтиләр һәм казыйлар», «Великий татарский просветитель Каюм Насыри» хезмәтләре киң җәмәгатьчелектә шактый зур кызыксыну уятты. «Туфан самавыры» кунагы белән аның фәнни юлы һәм Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан әзерләнгән яңа хезмәтләр шулай ук мәгърифәтченең феномены турында сөйләштек.
-
Роберт Миңнуллинга багышланган спектакль
«Гомер моңы» – Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышланган премьерасы.




