Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2024» конкурсының II туры тәмамланды

Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2024» һөнәри бәйгесенең II турына нәтиҗә ясалды.

Анда катнашу хокукына 8 укытучы һәм 4 тәрбияче ия булды.

  1. Мостафина  Венера Әмировна – Балтач  гимназиясенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
  2. Минһаҗева Нурзилә Җәүдәтовна – Арча районы  Сеҗе  мәктәбенең сәнгать укытучысы.
  3. Низамова Гөлия Нурисламовна – Буа районы  Кыят урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
  4. Рәхмәтуллина Эльмира Рәшитовна – Кайбыч районы Бәрлебаш  төп мәктәбенең география укытучысы,
  5. Сәмигуллина Эльвина Маратовна – Тукай районы  Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы.
  6. Темел Румия Данисовна – Актаныш районы Сәләтле балалар өчен интернат-гимназиянең инглиз теле  укытучысы.
  7. Шакирова Лилия Фәритовна – Лаеш районы Имәнкискә  урта мәктәбенең математика  укытучысы.
  8. Цыкина Екатерина Владимировна   – Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең   тарих укытучысы.
  9. Гыйләҗева Энҗе  Рәшитовна – Биектау районы  Ямаширмә авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.
  10.  Коновалова Наталья Михайловна – Әлки районы  Базарлы Матак авылы балалар бакчасының укытучы-логопеды.
  11. Нургалиева Миләүшә Альбертовна – Әгерҗедәге 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
  12.  Шәйхетдинова Алсу Рифкатовна – Апас районы Борнаш авылы бакчасы тәрбиячесе.

                                 II  турда  җиңүчеләрне котлыйбыз! Алда аларны яңа сынаулар һәм мәртәбәле бүләкләр көтә. Конкурсның йомгаклау этабы 27 сентябрьдә Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбендә һәм «Йолдыз» балалар бакчасында узачак.

      Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтебезне белдерәбез,  конкурста алга таба да катнашучыларга уңышлар телибез.
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ