Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти-әнигә үпкәләү – гөнаһ

Без бу дөньяга, беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм, икенчедән, әти-әниләрнең сәбәбе белән киләбез, шуңа күрә иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниләребезгә бурычлыбыз. Алар, төрле авырлыкларга да карамыйча, сабыр гына безне үстерделәр, тәрбияләделәр, тамакларыбыз тук булсын, өсләребездә җылы киемнәр булсын дип, авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләр башкардылар. Хәзер дә безгә хезмәт итүне дәвам итәләр. Безнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялварып дога кылалар. Без, изгелекләрен һәм хезмәтләрен истә тотып, аларны һәрвакыт яратырга, көчебездән килгәнчә, аларга чын күңелдән хезмәт итәргә тиеш. Тормыштагы бәхетебез, уңышларыбыз әти-әниләребезнең изге догасы һәм ризалыгы белән бәйләнгән. Сөекле Пәйгамбәребез (саллалаһу галәйһи вә сәлләм): «Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр», – дигән. (Бохари)

Нияз хәзрәт САБИРОВ,

«Апанай» мәчете имам-хатыйбы

Кадерле укучым (балалар)! Әти-әниләрнең догасыннан да олырак дога юк, чөнки алар баласына һәрвакыт ихластан яхшылык һәм изгелек тели. Берәүгә бүләк алып барсак, ул миңа нәрсә бирер икән, дигән уй башыбызда йөри. Берәүгә ярдәм итәргә барсак, ул миңа кайчан килеп булышыр икән, дип уйлыйбыз. Әмма әти-әни, баласына нәрсә дә булса эшләсә, беркайчан да үзенә яхшылык, ниндидер бүләкләр өмет итеп эшләми. Аллаһы Тәгалә үзенең мәхәббәтен, кайгыртуын, рәхмәтен әти-әниләребез аша чагылдыра. Әти-әниләребезнең күңелләрендәге безгә карата булган мәхәббәте – Аллаһтан килгән мәхәббәт. 

Кайвакыт әти-әнинең сүзләре яки кайбер гамәлләре безгә ошамаска, хәтта ачуыбызны чыгарырга мөмкин. Шуның аркасында без үпкәли башлыйбыз һәм дәшмичә йөрибез. Ачу, үпкә – тискәре хисләр. Бу хисләр аркасында кеше, беренчедән, үзенә зур зыян китерә, аның күңеле нурсызлана һәм ул төрле начар гамәлләр кылырга мөмкин. Үпкә хисенең төп сәбәбе – тәкъдирнең мәгънәсен аңламау. Барлык вакыйгалар Аллаһның ихтыяры буенча барлыкка килә. Аллаһы Тәгалә – һәрнәрсәне Белүче, чиксез Кодрәт иясе, чиксез Мәрхәмәтле. Әгәр әти-әнинең сүзләре яки гамәлләре аркасында үпкә хисе барлыкка килсә, без бу хисне чагылдырмаска, әти-әнинең яхшылыкларын искә төшерергә, гафу үтенергә, аларны сөендерергә тырышырга тиешбез.

Без аларны ничек бар, шулай яратырга тиеш. Кеше еш кына башкаларның кимчелекләренә, хаталарына игътибар биреп, үзендә булган хата-кимчелекләрне, тискәре якларны оныта. Газиз әти-әниләребез без игътибар бирмәгән хаталарыбыз турында әйтергә мөмкин. Әти-әниләребезгә үпкәләп дәшмичә йөрсәк, Аллаһның рәхмәтеннән, бәрәкәттән мәхрүм булабыз.

Берәү Пәйгамбәребездән (саллалаһу галәйһи вә сәлләм) сораган: «Гамәлләрнең кайсысы яхшырак?» – дигән. Аллаһның рәсүле (саллалаһу галәйһи вә сәлләм)  үз җавабында: «Вакытында укылган намаз, аннан соң әти-әнигә изгелек кылу, аннары Аллаһы Тәгалә юлында тырышу», – дигән. (Бохари, Мөслим)

  Түбәндәге аятьләрне истән чыгармыйк! Аллаһы Тәгалә әйтте:

«Раббың сезгә Үзеннән башкаларга табынмаска, ата-анага игелек [кылырга] әмер итте. [И кеше!] Аларның икесеннән берсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсә, аларга [канәгатьсезлек белдереп]: «Уф!» – дип тә әйтмә. [Сүз-гамәлләре сиңа ошамаса да] Аларга кычкырма, күркәм сүз әйт. Мәрхәмәтлектән алар алдында тыйнаклык канатын җәй һәм [кяфер булсалар да, һидаятькә ирешүләрен Аллаһтан сорап]: «И Раббым! [Минем фани мәрхәмәтем нәрсә генә ул?] Алар кечкенә чагымда мине [зур бер шәфкать белән] үстергәннәре кебек, Син дә аларга [бакый рәхмәтең белән] мәрхәмәт ит», – дип әйт» («Әл-Исра» сүрәсе, 23–24 аятьләр).

Аллаһы Тәгалә барчабызга әти-әниләребезнең ризалыгын алып, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп итсә иде.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ