Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан – мәрхәмәтлек ае

Ризыкның – кадерен, мескен-ятимнәрнең – хәлен, вафатларның каберен белә торган Рамазан ае якынлаша.

Нияз хәзрәт САБИРОВ,
Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты
 
Ризыкның – кадерен, мескен-ятимнәрнең – хәлен, вафатларның каберен белә торган Рамазан ае якынлаша. Хәдис-шәрифтә: «Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсә, ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләр иде», – диелгән (имам Табарани,
Бәйһәкый).
Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә риваять ителә: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә».
Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Изге Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә болай дип әйтелгән: «Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз».
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен, шулай ук үзебезне ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк», – дигән (Ибн Маҗәһ), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге яисә ябыгыр өчен түгел,
ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда күркәм холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга, яхшылык эшләргә тиешбез. Калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә, гайбәткә кермәскә, кешене
гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.
Аллаһның расүле (с.г.с.) әйткән: «Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер», – дигән (Бохари, Мөслим).
Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә (с.г.с.) Коръән иңдерә башлаган. Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үз китабында болай дип әйтә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сүрәсе,
3-5 нче аятьләр).
Бу сүрәдә Аллаһ Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.
Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның
27 нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.с.) Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф, ягъни мәчеттә торып, күп тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Әгәр игътикяф хәлебездән килми икән, без өйләребездә дә төннәрне нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар, догалар белән үткәреп, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) пәйгамбәребездән (с.г.с.) сораган: «Йә Рәсүлүллаһ! Әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, нәрсә әйтим?» Аллаһның расүле аңа болай дигән: «Әллаһуммә иннәкә Гафуун Кәрим. Тухиббуль-гафвә, фәгфу ганни» («Йә Аллаһ, Син – Гафу итүче, Юмарт, гафу итәргә яратасың, гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка») дип дога кыл», –
дигән.
Аллаһы Тәгалә барчабызга изге Рамазан аенда ураза тотып, изгелекләр кылып, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде.
Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:
– борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту;
– бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту;
– якынлык кылу.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:
– таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Таң алдыннан сәхәр ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар» (Бохари);
– авыз ачуны соңга калдырмау;
– изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
– изге Коръәнне уку, зикер һәм салават әйтү. Җәбраил (г.с.) Рамазан аеның һәр төнендә пәйгамбәребез (с.г.с.) белән очрашып, аның белән бергә Коръән укыган.
Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:
– файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
– ризык һәм сагыз чәйнәү;
– берәр азыкка телне тидереп татып карау;
– авыздан үбү;
– ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
– авыруның артачагын белә торып ураза тоту.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:
– сатып алыначак малны татып карау;
– балага ризык чәйнәп бирү;
– күзгә сөрмә тарту;
– мисвәк белән тешләрне пакьләү;
– кан алдыру;
– сөлек салдыру;
– госел коену.

Фото: © «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ