14 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачылачак
20 гыйнвар көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы тантаналы рәвештә ачылачак.
-
15 февральгә кадәр Габдулла Тукай премиясенә гаризалар кабул ителә
Быел ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
-
Гыйнвардан Рособрнадзорга мөрәҗәгатьләр өчен телефон номерлары үзгәрде
2025 елның гыйнварыннан Рособрнадзорга мөрәҗәгатьләр өчен телефоннар үзгәрде.
-
2025 елда Казанда балалар ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак
Казанда 2025 елда балалар һәм яшьләр ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу 2024 елга караганда 78,5 млн сумга күбрәк. Шәһәр мэриясе сайтында бастырылган карар нигезендә, лагерьларда 48,2 мең бала ял итәчәк.
-
«Казанга гашыйк бул» бәйгесенең гариза кампаниясе озайтылды
«Казанга гашыйк бул» иҗади бәйгесенең гариза кампаниясен 30 апрельгә кадәр озайттылар.
-
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак, дип хәбәр итәләр Рособрнадзорда.