16 апрель 2026 яңалыклары
-
«Адымнар» тәҗрибәсе: туган тел дәресләренә заманча караш
Казанда узган Туган тел җыены кысаларында шәһәрнең төрле белем бирү учреждениеләрендә берничә дискуссион мәйданчык эшләде. Алар арасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Россия ислам университеты, мәктәпләр һәм балалар бакчалары базасында оештырылган очрашулар бар иде. Әлеге мәйданчыкларның һәркайсы туган телне саклау, үстерү һәм укытуның заманча алымнарын барлау максатын куйды.
-
Мөслимә Адиева: «Җиңүемне сиңа багышлыйм, туган телем»
Татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасы үзенең иң көчле катнашучыларын барлады. Быелгы бәйгенең Гран-при ияләре арасында Казан шәһәреннән Мөслимә Адиева да бар. Җиңүче укучының сүзләрендә туган телгә булган ихтирам һәм мәхәббәт ачык чагыла:
-
Нурбикә Нәҗипова: күңелем белән Кырлай урамнарында йөрдем»
Татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасы дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләрне берләштерүче әһәмиятле мәйдан булып кала. Гран-при ияләре арасында Төркиянең Истанбул шәһәреннән Нурбикә Нәҗипова да бар.
-
Ясалма фәһемне өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк
Соңгы елларда ясалма интеллект (яки фәһем) темасы иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Кайсы гына өлкәне алып карама, алгарыш турында сөйлибез икән, кадрлар әзерләү, инновацион технологияләр белән беррәттән сүз ясалма фәһемгә килеп тоташа. Бу уңайдан җәмгыятьтә дә караш бер төрле генә түгел. Тормышка интернет кергән елларны хәтерлисездер? Нәрсә көтәсен төшенми торып, яңалыкны кабул итү җиңел түгел. Ясалма фәһем белән дә шул ук хәл. Кемдер һөнәрләрнең юкка чыгуыннан, эш урыннары бетүдән курка, икенчеләр гыйлем алу дәрәҗәсе төшер, балалар ялкауланыр, фикерләүдән туктарлар дип борчыла. Башка позицияне яклаучылар кешелекнең эше күпкә җиңеләячәк, бер корал бит бу дигән фикер яклы. Борчылу, дулкынланулар урынсыз түгел. Ләкин ниндидер бер фикергә килгәнче, иң дөресе әлеге мәсьәләне төптән өйрәнүдер, мөгаен. Билгесезлек куркыта кешелекне. Ә шул билгесезлекне белем һәм нигезле мәгълүмат белән тутыра алучылар ситуациядән файда күрә башларга да мөмкин.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды
Башкалада татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
-
Татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасының Гран-при ияләре билгеле
Бүген, 16 апрель, татар теленнән XIII Халыкара олимпиадасының Гран-при ияләрен игълан иттеләр.




