10 сентябрь 2026 яңалыклары
-
Россия мәктәпләре өчен физикадан бердәм дәреслекләр әзерләнә
Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе һәм Мәскәү физика-техника институты 7–11 нче сыйныфлар өчен физикадан бердәм дәүләт дәреслекләре әзерли. Бу хакта 9 сентябрьдә Санкт-Петербургта узган физика укытучыларының Бөтенроссия форумында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
-
Татарстан өчен тавыш бирик!
Липецк шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсының сынаулары башланды.
-
«Россиянең ел укытучысы – 2026» бәйгесенең йомгаклау этабы башланды
9 сентябрьдә Белгородта «Россиянең ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабына старт бирелде. Илнең иң яхшы укытучысы исеменә Россиянең төрле төбәкләреннән 89 педагог дәгъва итә.




