9 октябрь 2026 яңалыклары
-
Казанда джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза
10–11 октябрьдә Казанда Бразилия джиу-джитсуы буенча TWWBJJ World Open Championship 2026 халыкара турниры узачак. «Ак Барс» көрәш сараенда дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар көч сынаша. Ярышлар танылган тренер, Татарстанның Джиу-джитсу федерациясе элекке президенты Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлана.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчесе
Башкортстаннан Нурисә Шамил кызы Мөхәмәтова «Таян Аллаһка!» бәйгесендә «Шигърият» номинациясендә 1 нче урын алды.
-
«Цифрлы Иннополис көннәре» форумына Дмитрий Чернышенко, Валерий Фальков һәм Сергей Кравцов килә
Бүген Иннополиста «Цифрлы Иннополис көннәре» форумында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
-
Иннополиста цифрлы көннәр уза
Ике көн дәвамында форумда катнашучылар заманча технологияләрнең актуаль юнәлешләре белән таныша алачак.




