20 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Тарих буенча республика олимпиадасы узды
16–18 ноябрьдә «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләрендә белем алучылар арасында тарих буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халкыма хезмәт итәм!» дип исемләнгән республика олимпиадасы узды.
-
Менделеевскида Шүрәлегә багышланган күргәзмә ачылды
16 декабрьгә кадәр Менделеевск шәһәренең Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Кытыклы-мытыклы, яки Шүрәлене сурәтләүнең кыскача тарихы» күргәзмәсе эшләячәк. Керү бушлай.
-
Инженерлык хакатоны узды
19 ноябрьдә Буа шәһәренең 2 нче лицеенда Төбәкара инженерлык хакатоны узды. Ул 2026-2027 уку елларында сәләтле балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылучы төп чараларның федераль исемлегенә кертелгән.
-
Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» күргәзмәсен ачты
ТР Фәннәр академиясе бинасында «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» мультимәдәни күргәзмәсе ачылды. Аны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.
-
Халык варислары
Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында «Идел буе варислары» III шәһәр халык сәнгате фестиваль-конкурсының йомгаклау чарасы узды.




