Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта пионериягә багышланган агым ачылды

Актанышның бөтен Россиягә билгеле «Бүләк» аланында 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы: бу агым  пионериягә багышланган. Биредә кызыл...

Актанышның бөтен Россиягә билгеле «Бүләк» аланында 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы: бу агым  пионериягә багышланган. Биредә кызыл галстуклы, ялкынлы, күңелләре шат нәни пионерларны һәм әйдәманнарны очратырга мөмкин иде.
Ачылу тантанасында һәрбер отряд үзенең шигарен, махсус әзерләгән номерын тәкъдим итте. Флаглар күтәрелде. Күңелле балачак иленә аяк басулары, ял итә башлаулары белән тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов та килгән иде. Ул әлеге ялларның онытылмаслык булуын теләде, фикерләрен җиткерде. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Чара балалар әзерләгән концерт тамашасы белән дәвам итте. Барлыгы әлеге агым барышында илебезнең төрле төбәгеннән 160 бала күңелле ял итәчәк, саулыгын ныгытачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ