Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиргә береккән галим

Вәли Гали улы Мозаффаров геология фәне буенча доцент, күренекле галим иде. Аның төп хезмәте, төп фәне геология фәне булды. Ул заманында Казан дәүләт педагогика институтында әлеге фәнне укытты, студент...

Вәли Гали улы Мозаффаров геология фәне буенча доцент, күренекле галим иде. Аның төп хезмәте, төп фәне геология фәне булды. Ул заманында Казан дәүләт педагогика институтында әлеге фәнне укытты, студентларга тирән белем һәм тәрбия бирде. Без география фәне нигезләрен өйрәнгән вакытта геология безнең төп фәннәрнең берсе булды. Аның аңлатмасы ике өлештән гыйбарәт: гео – «җир» булса, логос – «тәгълимат» дигән төшенчәләрне берләштерә. Галимнең «Основы геологии» (Геология нигезләре) дигән укыту ярдәмлеге әле дә булса миндә саклана. Укытучым аны миңа үз кулы белән бүләк итеп биргән иде. Аның форзац өлешендә мондый язма да бар: «Глубокоуважаемому Заудету Абдулловичу Хусаинову на добрую память от автора», диелгән һәм автор имзасы белән 30 гыйнвар 1973 ел датасы да саклана. Минем өчен, ул вакытта студент буларак, аннан да зур бүләк була да алмый иде.
Вәли Гали улы Мозаффаров без – студентларга үз лекцияләрен үтә дә кызыклы итеп, гамәли рәвештә, тау токымнарын һәм минералларны үз кулы белән тотып, аларны күрсәтеп, аларны бер-берләреннән ничек аерырга кирәклеге хакында бик тәфтишләп сөйләп аңлата иде. Без, даими рәвештә аның уку ярдәмлеген файдаланып, әлеге тау токымнарын, минералларны аерырга тырыша идек. Укытучының тырышлыгы бушка китмәде. Мин студент елларымнан алып, мәктәптә укучыларга география фәнен өйрәтү барышында, Чүпрәле районы Кече Чынлы мәктәбендә үз укытучым үрнәгендә балаларга туган якның тау токымнарын һәм минералларын үзем үк аларны аерырга өйрәтә башладым. Балалар, кызыксынып, Чынлы елгасы яр буеннан төрле ташларны, тау токымнарын эзләп, аларны җыйный башладылар һәм  бер-берләреннән аерырга бик нык тырышлык күрсәттеләр. 
Вәли Гали улы Мозаффаровның геология фәне буенча фәнни китаплары электәге Союз күләмендә зур тиражлар белән басылып килде. Аның миңа бүләк иткән китабы да 36 000 данә тираж белән нәшер ителгән иде. Шул нисбәттән әйтеп китү урынлы булыр: аның геология фәне буенча фәнни  китаплары рус телендә генә түгел, кытай телендә дә нәшер ителде.
Аның юморга бай укытучы булганын да хәтерлим әле мин. Бервакыт, аның лекциясе вакытында, арадагы бер студентның вак акчалары идәнгә коелып, тәгәрәп китте. Ул, шул  вакытта  безне көлдереп: “Менә бит студентларны ярлы дип сөйлиләр, ә алар ничек бай икән”, – дип әйтеп куйды.
Еллар ничек кенә тиз узмасын, безне укыткан, безгә ныклы тәрбия һәм белем биргән укытучыларның хезмәтләре һич тә онытылмый. Аларны остаз буларак һәрвакыт сагынып искә алабыз һәм һич тә онытмыйбыз.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,


педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ