Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыш бабай Казанга поезда килә

Башкалага Кыш бабай Яңа ел поездында «Казан-1» вокзалына 22 декабрьдә килергә җыена. Мэриядән хәбәр итүләренә караганда ул вокзалды 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак.

Кыш бабайның күчмә резиденциясе паровоз һәм төп составтан тора. Поезд эчендә кабул итү бүлмәсен, әкияти авылны, уеннар өчен Кар иле патшабикәсенең вагонын, тамашалар өчен сәхнәле курчак театрын, шулай ук сувенир кибетен, ресторан һәм чәй эчү урынын күрергә мөмкин булачак.

Сигез сәгать дщвамында һәркем артистлар һәм аниматорлар белән бергә күңел ачу программасында катнаша алачак.

Шәһәр халкы чарага, шулай ук Кар иле патшабикәсе вагонына, сувенир кибетенә, ресторанга һәм буфетка бушлай керә алачак, ди чараы оештыручылар.

Фото: Идел Кыямов архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ