Логотип Магариф уку
Цитата:

Медицина көллияте студентлары этләр приютын кардан чистарткан

Түбән Кама медицина көллияте студентлары этләр приютын кардан чистартырга ярдәм иткән.

Түбән Кама медицина көллияте студентлары иртәдән үк «Яхшы куллар» этләр приютына килделәр һәм оешкан төстә территорияне кардан чистарта башладылар. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Приютта 55 будка бар, аларның кайберләре яртысына кадәр кар белән капланган. Әгәр нәкъ менә хәзер чистартмасаң, этләр үз ояларына керә алмаячаклар һәм тышта туңачаклар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, студентлар бик теләп ризалашканнар.

«Эт — кешеләрнең тугры дусты. Кеше сиңа хыянәт итәргә дә мөмкин, этләр һәрвакыт эчкерсез булып кала. Ул сине беркайчан да ташламый. Кар күп яуды, дусларга ярдәм кирәк», — ди студент Искәндәр Галләмов.

Медицина көллияте «Яхшы куллар» приютын шефлыкка алды. Студентларның остазы Геннадий Ватрушин да яшьләрдән калышмыйча эшли. Ул да алар белән беррәттән кар көри. «Без авылда үстек, көрәк белән дуслыгыбыз бар. Эш бик авыр түгел, җиңел бирелә. Менә яшь буынны да эшләп үсәргә өйрәтәбез», — ди ул елмаеп.

Приюттагылар ярдәм итәргә теләүчеләргә һәрвакыт риза, чөнки анда эш бик күп. Хәзер иске вагонны җылыткыч белән тышларга, ә кайбер вольерлардагы челтәрләрне алыштырырга кирәк. Гомумән, монда бернинди ярдәмнән дә баш тартмыйлар.

«Приют территориясеннән карны чыгару өчен безгә кечкенә булса да төягеч кирәк. Чөнки эш күп вакыт сорый. Болай булса язын безне су басачак. Узган ел кар күп булмаса да, су астында калдык, чөнки приют түбәнлектә урнашкан», – дип аңлатты «Яхшы куллар» приюты җитәкчесе Оксана Калашникова.

Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Россиядә туристлар агымы күләме 20 процентка арткан

Дмитрий Чернышенко: 2023 елда Россиядә туристлар агымы күләме 78 миллион сәфәргә җитте.

2023 елда Россиядә туристлар агымы күләме 78 миллион сәфәргә җиткән. Шул ук вакытта  2022 елга карата әлеге сан 20 процентка арткан. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко шундый статистика китерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Спикер билгеләп үткәнчә, үткән ел нәтиҗәләре коронавирус пандемиясенә кадәр булган дәрәҗәне узып киткән. Аның сүзләренчә, туристлар агымының мондый күләме тәкъдимне арттыру турында сайланган стратегиянең дөрес булуын раслый. Чернышенко илдә гамәлдә булган дәүләт ярдәме чараларының киңәйтелүен һәм яңалары тормышка ашырыла башлавын билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, элегрәк РФ Президенты Владимир Путин шундый күрсәтмә биргән иде.

Әйтик, шәһәрләрдә туризм үзәкләрен яңарту, пляжларны тәртипкә китерү, кирәкле туристик җиһазлар сатып алу өчен төбәкләргә 13 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Илдә шулай ук модульле хастаханәләр программасы гамәлгә ашырыла башлады: 2022 елда әлеге максатларга – 4,2 миллиард, 2023 елда 8 миллиард сум акча бүленде. 2024 елда план нигезендә тагын 9 миллиард сум бүлеп бирергә ниятлиләр.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ