Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар каһарманы язмышы китапта...

Җәһәннәм утында гомере өзелгән татар каһарманы китап булып арабызга кайтты. Бүген «Татмедиа»да язучы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова «Энекәш» китабын тәкъдир итте («Казан утлары» китапханәсе сериясенең 28 нче басмасы).

Гөлүсә Закирова МХО вакыйгаларын үз күңеле аша үткәргән беренче автор буларак та тарихка кереп калачак. Әсәр нигезендә татар авылы егетенең аянычлы язмышы сурәтләнә. Һәр эпизоды йөрәк аша язылган «Энекәш»нең киләчәктә киңәйтелгән вариантын да укырга язсын иде....

Автор «Татмедиа» АҖ җитәкчелегенә, аеруча Шамил Садыйковка басманы дөньяга чыгару эшләрендә рухландырып торганы өчен олы рәхмәтен җиткерде.

Китапта шушындый тетрәндергеч юллар бар:

Әни, әнкәй... Хәтерлисеңме, мин армиягә киткәндә ипи катысын сындырып каптырган идең, улым, бу кисәкне мич башына куям, кибеп бетсә дә, сине көтәр, ашап бетермәгән ризыкларың кайтарыр туган нигезгә, дигән идең... И әни, бу юлы елап калдың шул, ипи сыныгын кесәмә салырга да онытыбрак җибәрдең. Бүген нишлисең икән? Юка пешерәсеңме? Һай аның тәмлелекләре, пешкән кайнар юканы сындырып, сөт белән эчеп куйсаңмы? Көне буе йөртерлек ризык бит ул, әни. Улым еракларда ятып калды дип бик елама инде яме. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окопларны ләгънәт орсын! Ләгънәт орсын! Лә илаһе илләллаһ...

Һәр эпизоды йөрәк аша язылган "Энекәш"нең киләчәктә киңәйтелгән вариантын да укырга язсын иде....

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ