Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала киресен эшли

«Гадәттәгечә 5 яшьлек улым Әмирне бакчадан кереп алдым...

...Көн дәвамында җыелган хәбәрләр белән уртаклаша-уртаклаша күңелле генә кайтып барганда, кибеткә сугылырга уйладык. Шунда кергәч бәгырь җимешемне алмаштырып куйдылармыни. Төсле-төсле каплардагы соклар тезелгән киштә яныннан тыныч кына узмакчы идем, балам туктатты: башта миңа карады, ым белән генә юк дигәч, кычкырып еларга тотынды. Бер сок өчен кеше алдында хур булдым. Алып кына бирәсе калган. Әнисенең эштән арып кайтканын аңламый микәнни соң ул? Кризис дигәннәре бераз үсә торгач булырга тиеш бит, ахрысы, балаларның?» 
Әлфия, Бөгелмә 

Барыбыз да сау-сәламәт һәм тыңлаучан балалар үстерергә хыяллана. Әмма олылар никадәр тырышмасын, сабыйлар кайвакыт үзләре дә аңламастан, кайчак махсус рәвештә тәртәдән чыга. Тыныч кына йөргән бала берзаман тыңламый башлый, сүз кушканга игътибар итми, үтенечләрне ишетми яки бөтенләй киресен эшләп шаккатыра. Бу күренешләргә нәрсә сәбәп була? Әти-әнигә бу хәлләргә җайлашыргамы, әллә инде чара күрү юлларын эзләргәме? Әлеге сорауларга җавап табып карыйк. Беренче баш күтәрүләр сизелгән 2–7 яшьлек бала үч итеп яки махсус рәвештә кирегә сукаламый. Уйлап кына карагыз: үз кыланмышлары я сүзе белән кемгәдер зыян салыр өчен кечкенә кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Махсус рәвештә кушканның киресен эшләр өчен әйткән һәр сүзен уйлау, каршы якның үзе өчен отышлы һәр реакциясен исәпләп чыгару кебек авыр гамәлләр кылу өчен кечкенә кешенең мие җитлегеп бетмәгән әле. Хат язган Әлфия ханым улының кыланмышларын махсус корылган план буенча башкарылган гамәл дип уйласа, ялгыша. Бу җәһәттән безнең теге яки бу хәлгә карата реакциябез турында әйтеп узу уңышлы булыр. Кайчак бала тарафыннан ялгыш сибелгән су тамчылары безне чыгырдан чыгара. Үз бәгырь җимешебезгә тавыш күтәрергә, хәтта арт сабагын укытырга да күп сорамыйбыз андый чакта. Янәсе, без эштән арып кайткан, монда тагын кәеф бозарга көтеп торалар. Икенче очракны карыйк: күтәренке кәефле чагыбызда бала ялгыш тиеш китеп ауган бер ваза су да күңелдә тискәре хис тудырмый. Бу чакта: «Әйдә, җимешем, бергәләп сөртеп алабыз» дип әйтү уртак эшкә өндәү булып яңгырый. Шуңа күңелегезгә шуны беркетеп куегыз: теге яки бу хәлгә карата мөнәсәбәт – һәркемнең шәхси эше, беркайчан да үзегезнең эмоциональ халәтегез өчен җаваплылыкны башка кешеләргә сылтап калдырмагыз. Ачулану, кул күтәрү кебек күренешләр ул рухи сызланулардан килә. Эштә җитәкче ачуланган булса, әлеге дә баягы шул су тамчылары да кызган майга кабынып китәр өчен бер сәбәп була ала. Бер мисал китерим: тешебез сызлый башлый икән, без тизрәк табибка барып аны дәвалау чарасын күрергә тырышабыз, шулаймы? Әйе, кайберәүләр куркам дип соң чиккә кадәр түзеп йөри. Ә бит рухи авыртуга чыдау үз-үзеңне эчтән ашауга китерә. Шуңа күрә проблеманы вакытында күреп, аны чишү юлларын ачыкларга кирәк. Биредә төп рольне теләк-омтылыш уйный.  

Миңа бервакыт Алисә ханым мөрәҗәгать итте. Кызы үлеп конфет ярата. Әнисе исә кайчак татлы әйбер белән сыйлый, ә кайчак тыя. Шул сәбәпле тирә-юньдәгеләр бушлай концерт тыңлый. Мондый тискәрелек кайдан килә соң, алайса, диярсез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз-үзеңне тоту шаблоны бик тиз формалаша. Бер үк ситуациядә карата без бер, ике, өч мәртәбә бер үк төрле гамәл башкарабыз икән, бала күңелендә «шулай дөрес, уңайлы» дигән фикер туа. Мәсәлән, шул ук кибет мисалы. Кычкырып елаган бала тизрәк тынычлансын өчен әти-әни нишли? Ул теләгән әйберне алып бирә. Әзрәк үсә төшкәч, олылар баланың тәртибен үзгәртмәкче булып карый да, тик соң. Бала манипуляцияләргә өйрәнгән. Ә ул нормаль дип кабул итә торган күренешкә әти-әниләр үзе юл күрсәтә. Төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Бер төрле итеп тәрбияли алгансыз икән, икенче якка да үзгәртә алачаксыз, тик бу юлы күбрәк вакыт һәм сабырлык кирәк булачак. Чөнки баланың үзе өчен җайлы булган рельслары бар инде, аны башка юлга чыгару, җиңел булмаса да, мөмкин эш.

Баллы ризыкның үсеп килүче организм өчен бер дә файдага булмаганлыгын да искәртеп, Алисә ханымга баласы өчен көнлек норма билгеләргә киңәш иттем. Ана үзе өчен билгеле бер чик куеп, шул карарында нык тора икән, яңалыкны бала да кабул итә. Әлбәттә, сабыйларның баллы ризык ашыйсы килү яки башка төрле теләкләре бихисап. Ә әти-әниләрнең бурычы, икесе бер фикердә булып, шуларны көйләп торудан гыйбарәт. Чикләүләр игълан ителгән мәлдә бала көйсезләнергә мөмкин, бу очракта сабыйның хәленә керергә кирәк. «Улым / кызым, сине аңлыйм. Әмма күп итеп баллы ризык ашасаң, тешең бозылачак. Әйдә, бүген алма белән сыйлан», – дип әйтү дә җитә. Әлбәттә, балага ияләшкән халәте ошый, әмма бу яшьтә әле олылар теләге карар буларак кабул ителә», – ди кунагыбыз. 

Мәктәп яшегендәге бала исә, чыннан да, махсус рәвештә якын кешесен тыңламаска, киресен эшләргә сәләтле. Әмма биредә бер фикерне истә тотарга кирәк: рухи халәте тыныч, аңа рәхәт булганда гына, бала тыңлаучан була, киреләнми. Үзен начар тота икән, димәк, аны нидер борчый. Югарыда, әниләрнең чарсызлыктан кычкыруы турында әйткән идек бит, биредә дә шул ук хәл. Бала үз авыртуын иң якын кешесенә авырлык китерү аша күрсәтә. Димәк, кайчандыр олы кешеләр аны кыен хәлдә калдырган, ә бүген әлеге үпкә аның тискәре гамәлләре аша чагылыш тапкан. Шуңа күрә мондый хәлләр килеп чыкканда үзеңә килгән авырлыкны онытып, ситуациягә бала күзлегеннән карарга кирәк.

Һәм әти-әниләргә киңәшем шул: алар үз балаларына проблема тудырырга уйлап кына йөри торган дошман буларак карамасыннар иде. Нинди генә очрак булуга карамастан, ата-ана һәм бала мәсьәләдән өстен калырга, килеп чыккан хәлне бергәләп чишү юлларын эзләргә омтылсын иде. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр ул сугыш кыры түгел. Йөрәк парәләребез безгә беркайчан да начарлык теләми. 

Галия Гыймадиева

Фото: М. Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ