Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала ни өчен үз эченә бикләнә?

Алтын урталыкны табу җиңел түгел.

Тууга ук баласыннан бөек спортчы яисә вундеркинд үстерергә өметләнеп, артыгын кыланучы ата-аналар булган кебек, һәр нәрсәнең үз вакыты санап, сабыйга тиешле игътибар бирмәүчеләр дә бар. Биләүдә чагында булмаган сыйфатлар һәм күнекмәләр үзеннән-үзе барлыкка киләме? Бу юнәлештә мөстәкыйль үсеш булмаса, нәрсә эшләргә?
Хәзерге балаларның күпчелеге үз ишләре белән дә, өлкәннәр белән дә аралашырга омтылмый. Ул үз дөньясында яши, аның башкалар белән аралашу ихтыяҗы юк. Андый баланың күңелен ачтырып, аның белән уртак тел таба алмаган әниләр белгечләргә, ярдәм сорап, соңрак киләләр. Бу вакытта инде сабый балалар бакчасында яшьтәшләре белән аралашу кыенлыкларына юлыгырга өлгергән була.
Игътибарлы ана сабыеның үзенчәлекләрен ул дөньяга килгәннең беренче айларында ук сиземли башлый. Нарасый әнисенең тавышына бер дә илтифат итмәсә, имезгән вакытта күзләренә карамаса, борчылырга урын бар дигән сүз. Бала күкрәк сөте имгән вакытта ике арада элемтә урнашмаса, беренче SOS
сигналы бирергә кирәк. Хәтта ясалма тукландыру вакытында да бала белән ана арасында бәйләнеш урнашырга тиеш. Ашаткан чагында, әниләр йөрәк парәләрен сыйпый, назлап дәшә бит. Аңа каршы сабый гүелди, елмая, кул-аякларын болгый.
Галимнәр гомуми психик сәламәтлекнең, тормышка ярашуга кирәкле  психофизиологик мөмкинлекләрнең, осталык һәм сәләтнең төп нигезе өч яшькә кадәр салынуына басым ясый. Бу вакытта баш миенең 80 проценты формалаша. Үсешенең һәр этабында бала белергә тиешле күнекмәләр бар. Моның турында табиблар, психологлар, дефектологлар гел кисәтеп тора. Мәсәлән, бала 6 айда утырырга, 8 айда үрмәләргә тырыша, ә инде 10 айдан басып, беренче адымнарын ясый. Дөрес аңлагыз: һәр бала төгәл шул вакытта шуны эшли белергә тиеш дигән сүз түгел бу. Әлеге шартлы бүленеш
әти-әниләр өчен: балага яңа күнекмәләр үзләштерергә вакыт җитте, булышырга кирәк дигән сүз. Әлеге җаваплы чорларны үткәреп җибәрсәң, үскән саен, баланың проблемалары да өстәлеп кенә барачак бит.
Сабыегыз үсешендә тайпылыш яисә калышу барлыгын сизәсез икән, сезгә ярдәм итәрдәй белгечне дөрес сайлау мөһим. Невролог, дефектолог, психолог, психиатр классик база белеменә һәм гамәли тәҗрибәгә ия булырга тиеш. Теоретик белемнәргә генә таянган белгеч ярдәм итә алмый.
Эш тәҗрибәмнән берничә мисал китерәм. Бик затлы гимназиядә белем алучы 7 яшьлек малайны алып килделәр, чөнки укытучысы әти-әнисенә бу баланы психологка күрсәтергә киңәш иткән. Әнисе елый: тормышларының мондый борылыш алуын һич көтмәгән булган. Улы беренче сыйныфка укырга-санарга өйрәнеп барган бит. Без аралаша башладык. Чынлап та, бала бик акыллы. Мәктәптә ни булган соң дисезме? Акыллы булса да, сабый гипоактив, ягъни бик әкрен. Бөтен сыйныф биремнәрне үтәгән вакытта, ул әле барлык эшләрнең яртысын гына (әйтергә кирәк – бер хатасыз!)  башкарырга өлгерә икән. Барысын да дөрес чишсә дә, тизлек ягыннан гел артта калгач, борчыла, елый башлый, дәфтәрләрен ерта, үзен «неудачник» дип атый. Бала тәмам төшенкелеккә бирелгән. Өстәвенә, мәктәп җитәкчелеге дә әти-әниләренең малайны мәктәптән алуын сорый.
Тулаем тикшеренүләрдән соң, проблеманың нидә икәнлеген әнисенә аңлаттым: малай интеллектуаль, ягъни зиһен ягыннан җитлексә дә, мәктәптә белем алу өчен псилогик яктан өлгереп бетмәгән әле. Моның сәбәбе – малайның кесарев ысулы белән тууы. Андый балаларда регулятор компонент, башкача әйтсәк, ярсу һәм тоткарлану процесслары белән проблемалар килеп чыга. Әлегә бу бала белән психологлар шөгыльләнә, мәктәпкә алдагы елдан барыр һәм уңышлы укыр дип ышанабыз. Мин гел әйтәм: балаларның үз проблемалары юк, болар барысы да – өлкәннәр тарафыннан вакытында чишелмәгән мәсьәләләр. Шуңа күрә белгечләргә мөрәҗәгать иткәндә, бөтен гаилә берләшергә тиеш.
Сөйләргә теләгән икенче очрак күпкә катлаулырак. Безнең үзәккә мөрәҗәгать иткән гаиләдә өч яшьлек бала үсә, һәм алар бик соңга калып кына анда аутизм билгеләрен сизеп ала. Кайбер сәбәпләр аркасында, ана кеше, баласын табуга ук, эшкә чыгарга мәҗбүр була. Әлбәттә инде, күкрәк сөте имезми, сабыйны карау өчен няня яллый. Ана белән бала аралашмый диярлек. Әнисе матди яктан тәэмин иткәч, үз бурычы үтәлде дип саный. Сабые өч яшен тутыргач кына, баланың үз дөньясына бикләнүен, аның хәтта әнисе, гаиләнең башка әгъзалары белән аралашу ихтыяҗы булмавын сизеп алалар. Улы башка яшьтәшләреннән дә аерылып тора. Хәзер ана белән бала тернәкләнү үтә, тик психологларга алар белән эшләргә дә эшләргә әле.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның үсешенә, күңел халәтләренә һәрчак игътибарлы булыгыз. Поезд расписаниедән биш минутка гына соңарса, аның әле тизләнеш алып, вакытында килү мөмкинлеге бар.
Ә инде ике сәгатькә соңарып кузгалган поезд берничек тә тукталышка тиешле вакытка килеп җитә алмаячак. Без дә, балаларыбызның сәламәт һәм акыллы булып үсүләрен теләсәк, аларга үз вакытында игътибар һәм мәхәббәтебезне кызганмыйк.

Татьяна БӘШИРОВА, югары квалификация категорияле
педагог-психолог

Фото: Камил Таишев

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ