«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» күргәзмәсе ачыла
26 ноябрь 14.00 дә Заманча сәнгать галереясында«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачыла. Әлеге конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
Меңьеллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) барлыгы йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган.
«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» күргәзмәсе 20 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Керү ирекле.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тинчурин театрында – Тинчурин турында
18–19 декабрьдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасын (12+) тәкъдим итә. Автор – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин, режиссер – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның өченче премьерасы дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
Пьеса прозаик Рөстәм Галиуллин тарафыннан, Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасы актрисасы Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп, Тинчурин театры өчен махсус язылган. З.Тинчуринаның истәлекләрен язучы, драматург Рабит Батулла туплап, «Җимерелгән бәхет» әсәрендә тасвирлаган.
«Хыялга бер адым» спектаклендә Кәрим Тинчуринның «Без кабызган утлар сүнмәс алар…» дигән канатлы сүзләре лейтмотив буларак кулланыла. Биредә вакыйгалар 1921 елда бара.
Спектакль «бер сәфәр тарихы» жанры белән бирелүе чын, тарихи фактларга таянып язылган әсәр булуына бәйле.
Куелыш татар театрының чишмә башын тасвирлый. Һәм моны Тинчурин актерлары Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театр сәхнәсендә күрсәтә. Спектакльнең үзенчәлеге дә шунда.
Фото: К.Тинчурин театры матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар