Логотип Магариф уку
Цитата:

Балам сүгенә

«Балам сүгенә, нишләргә?»

Люция Закирҗанова
Күптән түгел «Дю Солей» циркының Казандагы тамашасын карадым. Шоу искиткеч иде, аны сөйләп аңлатып булмый, бер тапкыр барып күрү кирәк. Ләкин сүзем цирк турында түгел. Минем артымда гына 18-20 яшьлек ике егет утырды. 5-6 сүгенү сүзеннән генә торган шулкадәр күп җөмләне, бары кушымчаларны гына үзгәртеп, алар кебек оста төзеп булганын күз алдына да китерә алмассыз! Вакыт-вакыт көләсем дә килеп китте хәтта. Егетләр куркуны да, соклануны да, шаккатуны да бары сүгенү аша гына белдерделәр. Алар тирәсендә утыручыларны шок хәленә китергән әлеге вакыйга мине сүгенү һәм аның сәбәпләре турында уйланырга мәҗбүр итте.
Уеннан уймак
«Балам сүгенә, нишләргә?» дигәнче, иң элек башка сорауга җавап табарга кирәк. Әдәпсезлек булуын белә торып, өлкәннәр үзләре ни өчен сөйләмнәрендә ямьсез сүзләрне куллана соң? Кайсы очракта сүгенә кеше? Нәкъ менә цирктагы сыман көчле эмоцияләр кичергәндә, ачуы чыкканда, курыкканда яисә, киресенчә, бик нык сокланганда бит! Димәк, кешенең сүзлек запасында хисләрен төгәл белдерә торган сүзләр җитеп бетми яисә ул аларны кичерешләрен белдерү өчен җитәрлек дәрәҗәдә тәэсирле түгел дип саный.
Балалар сүгенүенең төп сәбәбе исә – өлкәннәрнең тискәре үрнәге. Әгәр сабый баланың ямьсез сүз куллануын ишеткәч, өлкәннәрнең реакциясе дөрес булмый икән, бу яңа «һөнәр»не ул тагын да яхшырак үзләштерәчәк. Мәсәлән, бәләкәчнең олыларча сүзләр «сиптерүен» ишеткәч, көләсез, хәтта кайчак кабатлавын сорыйсыз, танышларыгызга әйттереп күрсәтәсез, видеога төшерәсез икән, сабый моны хуплау дип кабул итә. Халык мәкале мондый очракта: «Уеннан уймак чыгып куймасын», – дип кисәтә.
Бик әдәпле гаиләдә беркайчан да ямьсез сүзләр ишетми генә үскән балалар да бар. Ләкин урамда, мәктәптә һәм хәтта балалар бакчасында, телевизор аша сүгенү сүзләрен ишетү гадәттән тыш хәл түгел. Спорт мәйданчыкларында футбол уйнаганда сүгенүче балалар да очрап тора. Алар төсле буласы килеп яисә өлкән уенчыларга охшарга тырышып та шул начар гадәтне ияртергә мөмкин.
Үсеш этаплары үзгәргән саен, сүгенү проблемасы
да төсмерләрен үзгәртә. Әйдәгез, моны күзаллап карыйк. 5 яшькә кадәрге бала аңсыз рәвештә яисә, киресенчә, үзенә игътибар җәлеп итү өчен сүгенә. 5-7 яшькә җиткәч, моның начар гадәт икәнен, алай сөйләшергә ярамаганын аңлый башлый, ләкин үзенең мөстәкыйльлеген, нәрсәдән дә булса ризасызлыгын исбатлыйсы килә. 8-12 яшьлек үсмерләргә дуслары арасында хөрмәт казану, үз урынын табу бик тә мөһим, югары сыйныф укучыларына охшарга тырышу да бар. Сүгенәсең, димәк, син инде зур кеше дип фикерли алар. Имеш, нормага туры килмәгән сүзләр кулланып сөйләшкәч, өлкән булып күренәсең, дус-ишләрең арасында абруең арта дип уйлыйлар. 12-14 яшьтә үсмер өчен сүгенү тәэсирле булудан туктый туктавын, ләкин әйләнә-тирәсендә бу рәвешле аралашу дәвам итсә, аның сөйләменнән ямьсез сүзләр бөтенләй үк төшеп калмаска да мөмкин. Әлбәттә, әти-әниләре алдында цензурасыз сүзләр кулланмаячак ул, ләкин дуслары арасында аларча сөйләшәчәк.
Оясында ни күрә
Бала сүгенсә, нишләргә соң? Сабыйлык чорында аның ямьсез сүзләрен ишетмәмешкә салышу, игътибар итмәү – иң яхшысы. Ачуланырга, кычкырырга, оялтырга тырышсаң, көтелгәннең киресенә генә ирешәчәксез. Өлкәннәрнең җавабы мактау яисә ачулану белән ныгытылмаган очракта бу гадәт үзеннән үзе юкка чыгачак. Бәлки, сабый аны каяндыр ишеткәндер дә, попугай кебек берни уйламый кабатлап кына йөридер. Күп очракта бала, өйгә кайтып: «Бу сүз нәрсәне аңлата?» – дип турыдан сорау бирә. Куркып калмагыз, барысын белергә тырышудан зыян юк. Тыныч кына әлеге сүзнең нинди ямьсез мәгънәгә ия булуын һәм кайсы очракларда кулланылуын аңлатыгыз. Моның начар сүз булуын, аны ишеткәч, сезнең кәефегез китүен, гаиләдә беркем дә алай итеп сөйләшмәвен төшендереп бирегез.
Югарыда әйтеп киткәнчә, «каты» сүзләр көчле хис-кичерешләр вакытында ычкына. Уйлап карагыз әле: гаиләгездә хисләр турында сөйләшәсезме? Бер-
берегезгә мәхәббәтне нинди сүзләр белән аңлатасыз, шатлыклы яисә, киресенчә, кәефсез чакларда, ачуланганда, эштән арып кайтканда, ни рәвешле сөйләшәсез? Өлкәннәр арасында үзләрен борчыган уй-фикерләр турында ачыктан-ачык сөйли алмаучылар, бөтен хисләрен үз-үзләрен тотышлары аша белдерүчеләр дә аз түгел бит. Мисал өчен, арып, кәефсезләнеп эштән кайт-кач, кычкырып, дорфа сөйләшәсез, юктан да гаеп табып ачуланасыз икән, балагызның сезне кабатлавына гаҗәпләнмәгез инде. Уңай хисләрне дә, тискәреләрен дә башкалар кабул итәрдәй итеп аңлатырга өйрәнегез.
Әгәр кечкенә бала сүгенү сүзләрен аңлы рәвештә кулланудан туктамый икән, хәйлә корырга кирәк. Андыйларны әдәпле сүзләр белән алыштыру юлын күрсәтегез. Шаяру ысулына да мөрәҗәгать итәргә була. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сүгенүнең, тырнак кимерү яисә борын казу кебек үк ямьсез гадәт, әдәпсезлек булып саналуын әйтү үтемле. Ышаныч һәм дуслыкны сүгенеп кенә яулап булмый, ә менә, киресенчә, үзеңә карата тискәре мөнәсәбәт туарга, хөрмәт югалырга мөмкин.
Сүгенү җәмгыять тарафыннан сөйләмдәге агрессия буларак кабул ителә, шуңа күрә мәктәп, училище,
институтларда очраклы гына әйтелгән цензурасыз сүз дә кеше турында начар фикер калдырырга мөмкин. Үсмернең сүгенүен ишетсәгез, өйдә тыныч кына утырып сөйләшегез. Нигә алай эшләгән ул? Бәлки, чарасызлык, үпкә, гаделсезлек белән очрашкандыр. Ләкин укытучыга әйтелгән сүгенү сүзе, әйтик, физикадан билгеләрне төзәтергә ярдәм итәчәкме соң, әллә, киресенчә, ситуацияне тагын да катлауландырачакмы? Кызыгыз я улыгызга каршылыкны чишүгә юнәлтерлек сораулар бирергә тарсынмагыз: «Ничек уйлыйсың, бу очракта проблеманы ничек хәл итеп булыр иде?» Үз тормышыгыздан мисаллар китерергә дә мөмкин. Гаделсезлек белән очрашканда туа торган катлаулы хәлләрне чишү – олы кешегә хас сыйфатлар. Шуңа күрә баланы гаепләп түгел, ә аңларга тырышып сөйләшегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ