Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәмле хезмәт

Нәрсә ул тәрбия? Бу сорауга бер генә җөмлә белән дә жавап биреп була: ул - ата-ананың үрнәге. Әти-әни яки гаиладәге башка өлкән кешеләр үзләрен ничек тотса, бала шуны сеңдереп үсә дибез. Әдәп-әхлакны гына тугел, хәттп хезмәт тәрбиясен дә.

Татьяна ЧЕКУНОВА, психолог:

Тик менә хәзер «хезмәт тәрбиясе» онытылып китте шул. Алай гына түгел, аңа ихтыяҗ да юк дәрәҗәсендә. Бигрәк тә керемле урында эшләүче ата-аналар баласына дөньяның бөтен рәхәтен бирү ягында. Шуңа аны йорт эшләре, үзеннән кечеләрне кайгырту, олыларга ярдәм итү кебек мәшәкатьләрдән  арындырырга тырышалар. Еш кына ата-аналар бу изге ниятләренең шәхес тәрбияләүдә зур зыян салуын аңламыйлар да. Мондый мөнәсәбәт баланы «кулланучы»га әйләндерә дә куя. Әти-әнием көч куеп тапкан бит моны, дигән уй тумый аның башында. Бала, «үзем тапкан мал тугел, әтинеке жәл түгел» дип, гамьсез, ваемсыз яшәргә гадәтләнә, гомумән, өлкәннәр эшләп тапкан байлыкның кыйммәте әллә бар, әллә юк аның өчен. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнми, юкны бушка аударып кына яшәү рәвешенә гадәтләнеп китәргә мөмкин.


Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнашканын, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, әбисенең өй җыештыруын күреп үсә. Ул әкрен генә якын кешеләренең нәрсә беләндер мәшгульлеген аңлый башлый икән, бу — беренче хезмәт тәрбиясе дигән сүз. Өлкәннәрнең хезмәтен күзәтү балада нәрсә дә булса эшләргә теләк тудыра. Әгәр шулай икән, аның әлеге теләген хупларга кирәк. Ярдәм итәсе килә икән, рәхмәтләр әйтә-әйтә кабул итегез, эшен тәмамлагач мактарга онытмагыз. Китаплар, газеталар уку, мультфильмнар, кинолар карау балага хезмәт эшчәнлеге төрләре күп булуын һәм аның ничек башкарылуын аңларга ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ