Ничек тизрәк тамырландырырга?
Ә сез белә идегезме?
Ботакларны тамырландырырга куйганда аларның яфраклары булмаса, алар караңгы урында тизрәк тамырланачак, ә менә 1–2–3 яфраклары булса, бу очракта аларга якты урын кирәк.
Үтәкүренмәле савытта озаграк тамыр җибәрәләр, ә үтәкүренмәле булмаганында тизрәк.
Ботакларны тамырландырырга куйганда су күп салсагыз, аста кислород аз булачак һәм алар тамырлана алмыйча чери башлый.
Ботакларны тамырландырырга куйган суны алмаштырырга ярамый, ә өстәп торырга кирәк. Су алмаштыру алар өчен стресс була.
Ботакларны тамырландырырга салган суга 1 төймә активлаштырылган күмер салыгыз, дип яза "Кызыл таң".
Комментарийлар