Логотип Магариф уку
Цитата:

Үлгәндә дә Мәшкелен сагынган

Әйтсәләр дә: алтын сарайларда тор син, Ләкин илең ирексез калсын, дип, Әйтер идем: мине зинданга сал, Фәкать илем ирекле булсын, дип. («Үзем турында җыр»)

Әкиятләрдән көч алып
Халкыбыз хәтеренә мәңгелеккә уелып калган татар балалар әдәбияты классигы – авылдашым Абдулла Алишның корыч ихтыярлы каһарман булып җитлегүе хакында кайта-кайта уйлаганым бар. Аның саен соклануларым артканнан-арта гына бара. Фикерләремнең җеп очы, әкияттәге йомгакка чорналган кебек урала-урала, мине үзеннән-үзе «Алиш батырлыгының чишмә башы – туган җирендә» дигән нәтиҗәгә алып килә.
Абдулла Алиш – тумышы белән борынгы Болгар дәүләте урнашкан төбәктән. Ул 1908 елда элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылында гади крестьян гаиләсендә туып үскән. Гади генә дим дә, үземә-үзем каршы килә башлыйм. Әйе, аның әтисе Габделбари мулла улы булса да, гаилә традициясе буенча, дин әһеле булып китмәгән, гомере буе иген иккән, умарта тоткан, мал асраган. Солдат хезмәтендә аякларына салкын тидереп кайтканнан соң, култык таякларына таянып йөрсә дә, крестьян хезмәтеннән баш тартып, дин юлыннан китәргә ашыкмаган. Аның каруы, рус телен ару гына белгәнгә, тормышта аның әһәмиятен аңлап, балаларына шул телне өйрәтү турында кайгырткан. Иң мөһиме, алдынгы карашлы кеше буларак, китап җыйган, газета-журналлар алдырган. Өйдә бергә җыелган вакытларында балаларга оста итеп шигырьләр, әкиятләр сөйләгән. Кечкенә Абдулла барысын да отып, хәтеренә сеңдереп барган, бигрәк тә Г.Тукай шигырьләрен яратып сөйләргә өйрәнгән. 
Әнисе Газизә дә әкиятләр, бәетләр сөйләп кенә калмаган, үзе дә шигырьләр чыгарган. Шуңа да, аның җырлап торган, яхшылыкны яманнан аера белергә өйрәткән нәфис теле сабый күңеленә, аңына тирән эз салган, әнисе кебек кызык итеп әкиятләр сөйләү, иң мөһиме – язу теләге уяткандыр. Алишның иң беренче әсәрләр җыентыгы да юкка гына «Ана әкиятләре» дип аталмаган, күрәсең. Аның бәләкәй чагыннан укырга өйрәнүе ишле гаиләдәге бик күпләрне (Абдулла алтынчы бала булып дөньяга килгән. – Ә.Х.) таңга калдырган. Кечкенә Абдулланың күпне күргән авыл аксакалларын да гаҗәпкә калдырырлык зиһенле, зирәк булып үсүен нәкъ менә китап укырга яратуыннан дип аңларга кирәктер. 
 

Җирсү 
А.Алишның бер укуда истә калырлык җырлап торган шигъри телле әкиятләр язуына әдәбият-сәнгатьне яратуы, матурлыкны тирәннән тоя белүе белән бергә, туган авылы Көекнең гүзәл табигате, авылны урталай бүлеп, боргаланып аккан Актай елгасы, җиләк-җимеш тулы урманнары, чәчәккә күмелгән болыннары да тәэсир итми калмагандыр дип уйлыйм. Яз җитеп, Идел, Кама ярлары ташып, болын-тугайларны су баскач, авылыбыз халкы «полой» (половодьены халык үзенчә шулай дип йөртә. – Ә.Х.) карарга чыга иде. Яшь егетләр, яшь кызлар көймәләргә утырып, әнә шул «полой» өстендә калкып торган нәни утрауларга юнәлә. Гармунда уйнап күңел ачалар, балык тоталар. Ул да түгел, балык шулпасы өлгерә, бер утрау икенчесен тәмле уха белән сыйларга керешә. Су буе кичкә кадәр гөрләп тора. Су китәргә өлгерми, болында юа үсә башлый. Бу сусыл үлән бик тәмле булганга, кыш буе яшел витаминга зарыккан халык шуны җыярга ашыга. Талчыккач, малайлар кармак белән балык тота башлый. Һәй, Мәшкелгә балыкка йөрүдән дә рәхәтрәк, шатлыклырак көннәр булдымы икән ул матур җәй көннәрендә! Туган җирнең әнә шундый бер күрүдә гашыйк итәрлек матур чаклары, һичшиксез, авылдашым Алиш күңеленә дә тормыш бәйрәме булып кереп калган. Югыйсә фашизм тоткынлыгында газап чиккәндә туган ягын, туган авылын ул шултиклем өзелеп сагынмас, әледән-әле җирсемәс иде:

Бүгенгедәй әле күз алдымда
Анам, авылым, Идел буйлары.
Яшьлегемнең матур хыяллары,
Сабый чакның татлы уйлары.  («Идел буе») 

Әсирлектә җиңү яулады
Алиш һәм аның көрәштәшләре йөрәгендә шушындый сокланып туймас гүзәл тормыштан мәхрүм иткән мәкерле дошманга,  кендек каны тамган туган җиреннән, газиз халкыннан, сагыш тулы җыр-моңнарыннан аерган фашизмга ничек итеп нәфрәт уты кабынмасын! Ничек итеп шагыйрь керсез күңелле ата-анасы, кадерле балалары, яраткан хатыны, якын дуслары, каләмдәшләре яшәгән Ватанын дошман таптаганын читтән генә карап торсын! Аның башында бер генә уй: тизрәк кулларындагы дошман богауларын өзеп, әсирлектән котылу, партизаннар ягына чыгып, фашистларга каршы көрәшү! Шуңа да кыю йөрәкле Алиш Берлин янындагы Вустрау лагереннан ике тапкыр кача, әмма, ни аяныч, икесендә дә уңышсызлыкка очрый, фашистлар кулына эләгә. Фашистлар оясында ялгызы гына уңышка ирешә алмавын аңлагач, үзенә көрәштәшләр эзли башлый. Кормаш, Җәлил белән очраша. Алар бергәләп яшерен оешма төзергә, теләктәшләр табып, лагерьда кораллы восстание күтәрергә килешә. 
Дусты Рәхим Саттар белән бергә Берлин үзәгендә татарча «Идел-Урал» газетасын чыгарганда, гестапоның борын төбендә, фашизмның асылын фаш иткән өндәмәләр бастыра. Нәкъ менә ул язган листовкалар белән танышу нәтиҗәсендә «Идел-Урал» легионының фронтка җибәрелгән беренче батальоны партизаннар ягына чыга! Дошман шул чагында гына үзенең төп башына утырып калуын аңлый. Едлино лагеренда бу вакыйганың башында торучыларны ачыклау өчен легионер әсирләр арасында сатлык җаннар әзерли башлыйлар. Фашистлар үз дигәненә ирешә. 1943 елның августында провокаторларның әләге нәтиҗәсендә яшерен оешманың эше ачыла. Берлиндагы «Идел-Урал» комитетында хезмәт иткән Абдулла Алиш беренчеләрдән булып кулга алына. 
Яшерен оешманың үзәген тәшкил иткән унбер җәлилчене башта Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Нәкъ менә Моабитта чакта ул Балыклы турындагы шигырен яза. Балыклы – Мәшкел елгасының авыл малайлары телендәге икенче исеме бит! Димәк, гомеренең соңгы минутларында да Алиш туган җире хакында уйлаган. Менә каян алган каһарман шагыйрь үзенә бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көчен!

Дөнья гиздем, табалмадым һичкая да,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны ,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны...  («Туган авыл») 

Әнәс ХӘСӘНОВ, язучы, Татарстан язучыларының Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты

Фото: rus.sptatar.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ