Логотип Магариф уку
Цитата:

146 лицей Санкт-Петербургтагы консорциумда

Күптән түгел Санкт-Петербургтагы 777 нче инженерлык технологиясе мәктәбе базасында "Яңа индустриализация өчен инженерлык белеме" дигән бөтенроссия семинары булып узды. Анда составына Удмуртия башкалас...

Күптән түгел Санкт-Петербургтагы 777 нче инженерлык технологиясе мәктәбе базасында "Яңа индустриализация өчен инженерлык белеме" дигән бөтенроссия семинары булып узды. Анда составына Удмуртия башкаласы Ижевскиның 97нче “Гармония” мәктәбе һәм Татарстан  башкаласы Казанның Яңа Савин районындагы 146 нчы “Ресурс” лицее кергән Халыкара белем комплексы вәкилләре дә чакырылган иде.
777 нче инженерлык технологиясе мәктәбе директоры Вера Князева килгән кунакларга мәктәпнең эшчәнлеге, инженерлык технологиясе белемен тормышка ашыру проектлары һәм чаралары, олимпиада- конкурслар хәрәкәтендә белем бирү учреждениеләренең югары нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
Очрашу вакытында консорциум кысаларында РФ мәктәпләрендә инженерлык технологиясе белемен үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Удмуртия һәм Татарстан вәкилләре семинарга чакырган өчен 777 нче инженерлык технологиясе мәктәбе директоры Вера Владимировна Князевага зур рәхмәт белдерделәр һәм әлеге консорциумның Россия Федерациясендә инженерлык технология белемен үстерүдә зур мөмкинлекләр ачуын әйттеләр.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: https://rg.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ