ИГЪТИБАР! 2016 елның икенче яртысына матбугатка язылу чорының төп 3 яңалыгы
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2016 елның икенче яртысына матбугатка язылу чоры башланды. Аның төп 3 яңалыгына игътибар итегез: ЯҢА ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЛАРЫ! “Россия почтасы”ның яңа язылу каталогына күчүе сәбәпле, ба...
Хөрмәтле укучыларыбыз!
2016 елның икенче яртысына матбугатка язылу чоры башланды. Аның төп 3 яңалыгына игътибар итегез:
- ЯҢА ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЛАРЫ! “Россия почтасы”ның яңа язылу каталогына күчүе сәбәпле, барлык басмаларның да язылу индекслары үзгәрә (таблицаны карагыз). Элеккеге индекслар буенча язылу кабул ителми, квитанцияләрдә ЯҢА индексларны теркәргә кирәк. Игътибарлы булыгыз. Безне югалтмагыз!
- БҮЛӘКЛӘР ӨЛӘШӘБЕЗ! “Гаилә һәм мәктәп” журналына аерым яки комплектлар составында киләсе яртыеллыкка язылучылар бүләккә “2016/2017нче уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре” да алачак! Бүләкне сезгә август саны белән бергә җибәрәчәкбез. (368 битле “Гаилә һәм мәктәп календаре”на ия булу шарты - П2429, П2433, П2467, П2699 индексларының берсе буенча киләсе яртыеллыкка тулысынча язылу.)
- ТАГЫН БЕР КОМПЛЕКТ! Журналларның тагын бер комплектына язылу индексы булдырылды: “Гаилә һәм мәктәп” + “Сабантуй” + “Ялкын”. Исегезгә төшерәбез, журналларга аерым-аерым язылуга караганда, комплектларга язылу отышлырак.
Язылу турында сорауларыгыз булса:
безнең тел. (843) 222-06-09, 222-06-02
e-mail: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
“Зирәк остаз” онлайн конкурсында өр-яңа номинация!
Педагогларның “Зирәк остаз” Бөтенроссия конкурсында “Кабинетларны җиһазлау” дигән өр-яңа номинация булдырылды.Бу номинациядә катнашу өчен укытучылар үзләре җиһазлаган кабинетларның фотосурәтләрен җибә...
Педагогларның “Зирәк остаз” Бөтенроссия конкурсында “Кабинетларны җиһазлау” дигән өр-яңа номинация булдырылды.
Бу номинациядә катнашу өчен укытучылар үзләре җиһазлаган кабинетларның фотосурәтләрен җибәрергә тиеш. Конкурс шартлары буенча, барлык катнашучыларда ике эш көне дәвамында электрон сертификатлар алачак. Ә иң яхшы эш авторы диплом белән бүләкләнә.
Исегезгә төшерәбез, “Зирәк бала” һәм “Зирәк остаз” конкурсларында Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган номинация дә булдырылган иде.
Тулырак мәгълүмат өчен:
“Зирәк бала” - http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-bala/
"Зирәк остаз" - http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-ostaz/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар