2017 елда укучылар БДИ тапшырачак көннәр билгеле булды
Әлегә бу төгәл даталар түгел. Рособрнадзор имтиханнар тәртибе проектын гына тәкъдим итте.Алдан тапшыру мөмкинлеге 14 марттан 7 апрельгә кадәр бирелә. Ә имтиханнарның “төп дулкыны” 26 майдан 30 июньгә...
Әлегә бу төгәл даталар түгел. Рособрнадзор имтиханнар тәртибе проектын гына тәкъдим итте.
Алдан тапшыру мөмкинлеге 14 марттан 7 апрельгә кадәр бирелә. Ә имтиханнарның “төп дулкыны” 26 майдан 30 июньгә кадәр үтәчәк.
Проект хуплау тапкан очракта имтиханнар түбәндәге көннәрдә үтәчәк:
26 май – география;
29 май – рус теле;
31 май – информатика, химия, тарих;
2 июнь – математиканың профиль өлеше;
5 июнь – җәмгыять белеме;
7 июнь – математиканың база өлеше;
9 июнь – чит телләр, биология;
13 июнь – физика, рус әдәбияты;
15-16 июнь – чит телләр, телдән тапшырыла торган өлеше.
Комментарийлар