Логотип Магариф уку
Цитата:

2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак

Соңгы вакытта бездә һәр туар елны аерым бер тармакка багышлап уздыру гадәткә керде. Әйтик, үтеп баручы 2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак уза. Йолдызнамә буенча Аждаһа елы булачак ки...

Соңгы вакытта бездә һәр туар елны аерым бер тармакка багышлап уздыру гадәткә керде. Әйтик, үтеп баручы 2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак уза. Йолдызнамә буенча Аждаһа елы булачак киләсе 2024 ел Россиядә нинди исем белән үтәр икән дип күпләрегез күптән көткәндер инде. Һәм менә Россия Президенты В.Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү хакындагы Указга кул куйды. Әлеге Указында ул Россия хөкүмәтенә 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын уздыру буенча оештыру комитеты составын расларга, төп чараларны үткәрү өчен финанслау мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Оештыру комитетын  Россия вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкләячәк.
Дөресен әйткәндә, илебездә киләсе елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек.  Чөнки ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз ул. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Бу җәһәттән, ул Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак үткәрелгән 2023 елдагы чараларыбызның дәвамы да булып торыр дип уйлыйм.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ