Логотип Магариф уку
Цитата:

Усали мәктәбе: гасырлар аша килгән мирас

Усали гади генә авыл түгел, биредә белем учагы гасырлар буе сүнмәгән. Анда педагогик династияләр яши, анда балалар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары чәчелә, анда һәр укытучы – чын остаз.

Авыллар буйлап чәчелгән мәктәп

Усалида 1915 елга кадәр ике мәдрәсә эшләгән. Шуларның берсендә Габделхәй Мөхәммәтмәгъсүмов укыткан. Ул заманы өчен чын мәгънәсендә алдынгы карашлы шәхес булган: дини белемнәр белән бергә, математика, география, биология, рус һәм татар телләрен өйрәткән. Габделхәй хәзрәт Габдулла Тукай белән дә таныш булган, аның белән хатлар алышып торган. Мөгаллим 1921 елда вафат була, ләкин аның якты истәлеге мәктәп тарихында саклана.

1928 елда авылда кирпечтән яңа мәктәп бинасы салына. Бу мәктәп 1932 елга кадәр дүртьеллык буларак эшләп килә, анда төрле яшьтәге балалар бергә укый. 1932/1933 уку елында колхозчы яшьләр мәктәбе оеша. Ә 1940 елның 1 сентябрендә Усали урта мәктәбе ачыла. Беренче чыгарылыш 1942/1943 уку елына туры килә. Сугыш чорында ундүрт бала мәктәпне тәмамлап чыга. Аларның берсе, сугыш һәм хезмәт ветераны Анна Алюкова: «Крахмал күмәчләр белән чыгарылыш кичәсе уздырдык», – дип искә ала. Ул чорда өс һәм аяк киемнәре булмау, ашарга җитмәү кебек авырлыклар күп баланы мәктәпне ташларга мәҗбүр иткән. Шулай да белемгә омтылыш көчлерәк булуы белән авыл халкының исендә калган ул заманнар.

1944 елдан мәктәп җидееллыкка әйләнгән. Әмма инде 1954 елдан ул, яңадан урта мәктәп булып, укучыларын чыгара. Ул вакытта районда да урта мәктәпләр өчәү генә булган: Котлы Бөкәш, Шумбут һәм Усали мәктәпләре. «Бу чорда биредә 23 авылдан 640 лап укучы җыелып укый. Балалар саны шулкадәр күп булган ки, алты параллель класс эшләгән, кысан бүлмәләрдә 30–35 әр укучы утырган, бер парта артына өчәр бала утырырга мәҗбүр булган. Дәресләр ике сменада алып барылган. Шулай да авырлыкларга карамастан, Усали укучылары төрле конкурс-ярышларда призлы урыннар яулаган», – дип искә алалар ул чорларны.

1964 елда «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналының бер саны махсус Усали урта мәктәбенә багышлана. Бу – республика күләмендә танылуның иң югары билгесе. Мәктәпнең «Беларусь» һәм  НАТИ тракторлары, йөк машинасы булган чорларда укучыларга урта белем аттестаты белән бергә, механизатор таныклыгы да бирелгән. Шактый яшьләр шушы таныклык белән тракторчы, комбайнчы булып эшкә урнашкан.

1954 елның августында директор итеп Николай Нестеров билгеләнә. Ул 1973 елга кадәр эшли. Мәктәптә зур үзгәрешләр чоры башлана: Усали мәктәбе яңа бинага күчә, аның иске бинасын сүтәләр, укучылар көче белән ташып, яңадан корып, бу зонада беренче йорт буларак шифер белән ябып, файдалануга тапшыралар. Морҗа чыгарудан башка барлык эшне укучылар көче белән башкаралар. Кайчандыр мәктәп янындагы көтү җыелган урын да, авыл хуҗалыгы техникасын саклау мәйданы да мәктәпкә бирелә, җиләк-җимеш бакчалары булдырыла. Бу эштә Сәүбән Абдуллин зур көч куя.  

1974 елда Усали мәктәбен Илдус Камалов җитәкли башлый. Ә 1976 елдан директор итеп Фәтхерахман Шәйдуллин билгеләнә.

Усали мәктәбенең класс бүлмәләре, интернат биналары бөтен авыл буйлап чәчелгән була. 27 мичкә ягу өчен ел саен йөзләгән кубометр утын табарга, аны ташырга кирәк, әмма бу бик авыр хезмәтне укытучылар һәм укучылар бергәләп башкарып чыга. 1992 елдан Усалида барлык уңайлыклары булган яңа ике катлы мәктәп бинасы сафка баса.

 

Нәселдән күчкән осталык

Усали мәктәбенең иң зур байлыгы – анда эшләгән, эшләүче укытучылардыр, мөгаен. Алар арасында гомуми эш стажлары еллар белән исәпләнә торган педагогик династияләр бар. Бу династияләр – белем бирүнең дәвамчанлыгы, гаилә кыйммәтләре һәм укытучы һөнәренә тугрылыкның тере үрнәге. Моны мәктәп архивы материаллары дәлилли.

Шәйдуллиннар династиясе – мәктәп тарихында иң күренекле гаилә. Фәтхерахман Хәбибрахман улы 1932 елда Балык Бистәсе районы Таулар авылында туа. 1947 елда Котлы Бөкәш җидееллык мәктәбен тәмамлап, комсомол юлламасы белән укытучы булып эшли башлый. 1951 елда Усали мәктәбенә килә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, читтән торып, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1968 елда РСФСР халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була. 1976–1988 елларда Усали урта мәктәбе директоры булып эшли. 1990 елдан тарих, җәмгыять белеме, башлангыч хәрби әзерлек һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта. Гомуми педагогик стажы – 47 ел. Ул күп кенә Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеме бар. Мәктәптә парторг, лектор-агитатор, сайлау комиссиясе рәисе булып зур иҗтимагый эш алып барган, СССРның мактаулы доноры булган.

Аның тормыш иптәше Тәнбирә Вәли кызы 1933 елда Тукай районы Югары Суыксу авылында туа. 1951 елда Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, Зәй районына укытучы булып китә. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, Усали урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. «Хезмәт батырлыгы өчен» медале иясе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, районда беренче булып укытучы-методист дәрәҗәсенә ирешкән остаз. Аның гомуми педагогик стажы – 41 ел.

Олы кызлары Резеда Фазылова 1982 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Усали урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Күпмедер Мамадыш районының «Пятилетка» мәктәбендә эшләп алгач, 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр Усали урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә: Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының халык укытучысы дәрәҗәләренә лаек була.   

Шәйдуллиннарның кече кызлары да, әти-әни һөнәренә тугры калган. Лилия Исмәгыйлова – мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, үз эшенең остасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе. Шәйдуллиннар нәселенең гомуми педагогик стажы – 216 ел!

Пасыевлар династиясе дә үзенчәлекле. Роза Пасыева 1943 елда Мамадыш районы Владимир авылында туа. Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, биш баласына да югары белем бирү максатын куя. Ләкин әнисе авыру сәбәпле, Роза, югары белемле укытучы булырга хыялланса да, педвузга бара алмый. Усали мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Мамадыштагы берьеллык педагогик курсларда укый. Владимир сигезьеллык мәктәбендә химия, биология укыта башлый. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый, 1964 елда Албай мәктәбенә эшкә урнаша. 1965 елда Семён Пасыевка кияүгә чыккач, Усали мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып күчерелә. 2002 елда лаеклы ялга чыкканчы, шушы мәктәптә эшли. Аның укучылары – район, республика олимпиадаларында җиңүчеләр. 30 лап укучысы аның юлын сайлап, татар теле укытучылары булып эшли. РСФСР халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны.

Семён Иванович та Владимир авылыннан, 1939 елгы. Усали мәктәбен тәмамлагач, 1958 елдан армиядә хезмәт итә. Кариб кризисы аркасында 3 елга алынган хезмәте 4 елга сузыла. Армиядә профессиональ баянчылар һәм биючеләр белән хезмәт итүе аның булачак профессиясенә йогынты ясый. 1962 елда ДОСААФ аңа машина йөртүчеләр курсында укырга тәкъдим итә. Биредә үзешчән сәнгатьтә катнаша. Аны район мәдәният йортына эшкә алып калырга тырышалар, Алабуга культура-агарту училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин кабул итү комиссиясендә баянда уйнап күрсәткәч: «Синең урының монда түгел, югары уку йортына барырга кирәк!» – дип кире кайтаралар. Шул вакытта Усали мәктәбе директоры Николай Нестеров аны үз мәктәбенә кайтару өчен күп көч куя, хәтта мәктәп машинасын жибәрә. 1964 елдан Семён Иванович Усали мәктәбендә музыка һәм физкультура укыта башлый. Мамадышта физкультура буенча педучилищеда укый, ләкин музыка буенча югары белем хыялда гына кала. Мәктәптәге 3–4 тавышка җырлый торган хорлар, кызлар ансамбльләре районда һәрвакыт беренче була, республикада чыгышлар ясый. Хорда йөргән укучылары арасында Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина бар. Физкультура укытучысы буларак, аның тәрбияләгән спортчылары республикада билгеле. Ул – үзе чаңгы спорты буенча күп мәртәбә район чемпионы. Ул тәрбияләгән спортчылар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар, хәтта СССР спорт мастеры бар. Семён Пасыев – «Социалистик ярыш җиңүчесе» күкрәк билгесе иясе. 2004 елда лаеклы ялга чыкса да, 2007 елга хәтле Усали балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Гомуми педагогик стажы – 45 ел.

Пасыевларның кызлары Лидия Семёновна Усали мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли, ул  – «Мәгариф» журналының даими авторы, мәгариф отличнигы.

 

Мактаулы остазлар

Усали мәктәбе үзенең бай педагогик традицияләре һәм күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе белән аерылып тора. Анда төрле буын укытучылары фидакяр хезмәтләре аша белем бирү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. Шул исәптә мәктәпнең ветеран укытучылары Гөлбану Шиһабиева (1953 елгы, 41 ел математика укыткан, Шаталов схемаларын кулланып, методик карточкалар әзерләгән, «Иң яхшы укытучы» гранты һәм РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы иясе), Әлфидә Әхкәмова (1960 елгы, 1984–2018 елларда башлангыч сыйныфлар, физика һәм математика укыткан), Раиса Чернова (1943 елгы, 1966–2001 елларда рус теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, ике ел «Социалистик ярыш җиңүчесе» күкрәк билгесе иясе), Нәкыя Петрова (1935 елгы, сугыш чоры баласы, 1962 елда Татарстан Мактау китабына кертелгән, РСФСР халык мәгарифе отличнигы), Закирә Шакирова (шулай ук сугыш чоры баласы, Мамадыш педагогия училищесын тәмамлап, 40 ел башлангыч сыйныфларда эшләгән, тыл һәм хезмәт ветераны, герой-ана) һ.б. Бүгенге көндә мәктәп укытучылары коллективы да республика һәм район күләмендә танылган шәхесләрдән тора: директор Дания Газизова (Татарстан Республикасының атказанган укытучысы), Резеда Фазылова (Татарстанның халык укытучысы), Лидия Константинова («Мәгариф отличнигы»), Гүзәл Вәлиева, Заһит Мөхәммәтҗанов (РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы ияләре), Гүзәлия Аксакова, Нияз Шәрифуллин һәм Гөлия Насыйбуллиналар (Татарстанның «Мактаулы остаз» исеме ияләре), Люция Сабирҗанова, Лилия Исмәгыйлева һәм Зөбәрҗәт Хәйбуллиналар («Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе ияләре), Сәрия Хисаметдинова (РФ мәгарифенең мактаулы остазы),  Әнисә Исмәгыйлева (Татарстанның мәгариф отличнигы). Бу мөгаллимнәр барысы да мәктәпнең белем бирү өлкәсендәге югары абруен ныгыта.

 

Сигез авылдан 32 бала

Бүгенге Усали мәктәбе – ике катлы, барлык уңайлыклары белән җиһазландырылган заманча бина. Биредә сигез авылдан 32 укучы белем ала, 16 укытучы эшли. Барлык шартлар да тудырылган: уку кабинетлары, спорт залы, китапханә, ашханә, компьютер классы. 2014–2015 елларда бинага капиталь ремонт ясалган.

Мәктәпнең иң актив юнәлешләренең берсе – экологик эш. Гүзәл Вәлиева җитәкчелегендәге «Азбука земли» проекты XIII Бөтенроссия экологик белем бирү буенча педагогик идеяләр фестивалендә тәкъдим ителгән. Мәктәптә ел буе төрле экологик акцияләр, чаралар уздырыла. Укучылар республика яшь натуралистлар слётында катнашкан, үз программаларын тәкъдим иткәннәр. «Яшә чишмә» агитбригадалар конкурсында 2 нче урын алганнар. «Экоҗимлек», «Окоп шәмнәре», «Чиста яр», «Хәтер бакчасы» һ.б. акцияләрдә катнашканнар. Мәктәп территориясен һәм авылны төзекләндерү эшләрендә дә беренчеләр рәтендә. Милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Татар теле укытучысы Гөлия Насыйбуллина әйтүенчә, халыкның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә балаларны милли рухта тәрбияләү – мөһим бурыч. Мәктәпнең төп максаты – хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче иҗади, социаль актив шәхес тәрбияләү.

Мәктәп укучылары төрле отрядларга бүленгән: янгын сүндерүчеләр отряды, хокук бозуларны профилактикалау отряды, экология отряды һ.б. Бу форма командада эшләү, социаль активлык, иҗади потенциалны ачу өчен нәтиҗәле.

Мәктәп турында язганда, бигрәк тә авыл мәктәбе турында язганда җанны әрнетә торган бер төп проблема бар. Ул – укучылар саны аз, нибары 32 бала. Әлеге проблема, әлбәттә, төрле авыллардан укучыларны китерү белән берникадәр хәл ителсә дә, авылларда бала саны кимү аркасында, тулысынча чишеп булмый. Икенче проблема – яшь белгечләр, аларны авылга кайтару һәм тотып калу авыр. Усали мәктәбе җитәкчеләре әлеге проблеманы чишү юлын тапканнар. Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучылары максатчан уку программасы белән педагогик белем ала, тиздән алар, туган мәктәпләренә кайтып, остазлары шикелле үк зур үрләргә ирешер, әти-әниләре горурланырдай яшь буын тәрбияләр дип ышанасы килә.

Фотолар мәктәп архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ