Логотип Магариф уку
Цитата:

2024 елда истәлекле көннәр

2024 ел – Россиядә...

2024 ел – Россиядә Гаилә елы.

2024 ел – Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге илләрендә волонтёрлык хәрәкәте елы.

2024 ел – Татарстанда фәнни-техник үсеш елы.

Казан шәһәре «2024 елда Россиянең китапханәләр башкаласы» дип игълан  ителде.

Гыйнвар

1 – Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел (1924–1994).

3 – Татарстанның Ленин ордены белән бүләкләнүенә 90 ел (1934).

7 – Композитор, скрипкачы, беренче татар операсы – «Сания» авторларының берсе Василий Виноградовның тууына 150 ел (1874–1948).

16 – «Татнефть» тресты төзелгәнгә 75 ел (1949).

22 – Рус совет язучысы Аркадий Гайдарның тууына 120 ел (1904–1941).

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырылуга 30 ел (1994).

27 – Ленинград блокадасы өзелгәнгә 80 ел (1944).

Февраль

2 – Совет очучысы Валерий Чкаловның тууына 120 ел (1904–1938).

5 – Советлар Союзы Герое Александр Матросовның тууына 100 ел (1924–1943).

8 – Россия Фәннәр академиясе оештырылганга 300 ел.

10 – Актёр, режиссёр, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәевнең тууына 100 ел (1924–1975).

13 – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырылуга 100 ел (1924).

25 – Театр рәссамы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Тумашевның тууына 100 ел (1924–2010).

Март

Татар балалар журналы – «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 100 ел (1924).

Әлмәт Татар дәүләт драма театры оештырылуга 80 ел (1944).

9 – Беренче очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Юрий Гагаринның тууына 90 ел (1934–1968).

15 – Рус язучысы Юрий Бондаревның тууына 100 ел (1924–2020).

Апрель

15 – Эзтабар язучы, шагыйрь, журналист Самат Шакирның тууына 100 ел (1924 –1998).

Май

“Мурзилка” балалар журналы чыга башлаганга 100 ел (1924).

1 – Рус язучысы Виктор Астафьевның тууына 100 ел (1924–2001).

9 – Рус совет шагыйре, прозаик, сценарист, композитор Булат Окуджаваның тууына 100 ел (1924–1997).

14 – Казан дәүләт медицина университеты оештырылганга 210 ел (1814).

18 – Кырым татарларының депортацияләнүенә 80 ел (1944).

Шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Энҗе Мөэминованың тууына 100 ел (1924–2009).

28 – Башкорт әдәбияты классигы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шәриф Бикколның тууына 100 ел (1924–1995).

Июнь

6 – Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел (1799–1837).

19 – Совет һәм белорус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты Василь Быковның тууына 100 ел (1924–2003).

24 – Рәссам, график, каллиграф, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Поповның тууына 100 ел (1924–2023).

Июль

1 – Астроном, Казан астрономия мәктәбен оештыручыларның берсе, 1846–1855 елларда Казан университеты ректоры булган Иван Симоновның тууына 230 ел (1794–1855).

5 – Татар композиторы Аллаһияр Вәлиуллинның тууына 100 ел (1924–1972).

23 – Е.Пугачёв җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр гаскәренең Казанны сугышып алганына 250 ел (1774).

29 – Татарстан Язучылар берлеге оештырылганга 90 ел (1934).

30 – «Идел» журналының беренче саны чыкканга 35 ел (1989).

Август

23 – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты төзелүгә 85 ел (1939).

25 – Җәлилчеләрнең җәзалап үтерелүләренә 80 ел (1944).

29 – Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Суфиян Поварисовның тууына 100 ел (1924–2016).

Сентябрь

Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте оештырылуга 60 ел (1964).

4 – Хирург, СССР Медицина фәннәре академиясе академигы Александр Вишневскийның тууына 150 ел (1874–1948).

8 – Казанда Идел буенда беренчеләрдән булып стационар рус операсы эшли башлаганга 150 ел (1874).

12 – Казанда беренче тапкыр «Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте» күргәзмәсе ачылганга 150 ел (1894).

Октябрь

Казан дәүләт мәдәният институты ачылганга 55 ел (1969).

3 – Рус шагыйре Иван Никитинның тууына 200 ел (1824–1861).

10 – Балалар өчен «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй» журналы) чыга башлаганга 100 ел (1924).

19 – Скульптор, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Васил Маликовның тууына 100 ел (1924–1992).

22 – Казан елга техникумы ачылуга 120 ел (1904).

23 – И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте ачылганга 120 ел (1904).

24 – Россиянең Кече дәүләт академия театры ачылганга 200 ел (1824).

Казанда беренче суүткәргеч эшли башлаганга 150 ел (1874).

26 – Актриса, Татарстанның атказанган артисты Рауза Әхмәрованың тууына 100 ел (1924–2012).

Ноябрь

17 – Казан университеты ачылганга 220 ел (1804).

20 – Казанда беренче электр трамвае йөри  башлаганга 125 ел (1899).

Декабрь

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры оештырылуга 90 ел (1934).

29 – Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел (1899–1992).

 

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ