Логотип Магариф уку
Цитата:

2024 елга «Алгарыш» грантын алуга гаризалар кабул итү башлана

2024 елга «Алгарыш» грантын алуга катнашу өчен гариза бирү 1 октябрьдән башлана. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.Гаризаларны кабул итү 1 октябрьдә 9:00 сәгатьтән башлап 2024...

2024 елга «Алгарыш» грантын алуга катнашу өчен гариза бирү 1 октябрьдән башлана. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Гаризаларны кабул итү 1 октябрьдә 9:00 сәгатьтән башлап 2024 елның 1 февралендә 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Аны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша яисә түбәндәге адрес буенча бирергә кирәк: 420111, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт, 111 каб., тел. 294-95-65
Грантны алуга конкурста катнашу өчен кирәкле документлар һәм шартлары, исемлеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Алгарыш грантлар программасы битендә танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Татар сүзе» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Быел «Татар сүзе» бәйгесенә «Туган тел» дип аталган яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала. Бу турыда конкурсны...

Быел «Татар сүзе» бәйгесенә «Туган тел» дип аталган яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала. Бу турыда конкурсны оештыручылар "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. 


Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.


Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Катнашучылар туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен яки үзләре язган әсәрләрне башкарып видеога төшерергә һәм туры килгән номинацияне билгеләп видеоны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына юлларга һәм сылтама буенча анкета да тутырырга тиеш.



 Бәйге ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд - 1500 000 сум
Конкурсның жюри составында Рамил Төхвәтуллин, Разил Вәлиев, Луара Шакирҗанова, Ркаил Зәйдулла, Ирек Хафизов, Илдар Хәйруллин кебек танылган шәхесләр бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча март - апрель айларында елдагыча концерт оештырылачак.

Фәния Лотфуллина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ