«Мин Татарстанны яратам» районкүләм шигырь конкурсы
21 февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә "Мин Татарстанны яратам" районкүләм шигырь уку...

21 февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә "Мин Татарстанны яратам" районкүләм шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бәйгенең максаты укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, укытучыларны иҗатка тарту, эстетик зәвык формалаштыру иде.
Бәйгедә катнашучы 87 укучы татар телендә татар шагыйрьләренең туган якка һәм туган телгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Алар диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Әлеге чарада эшлекле сәфәр белән районга килгән Татарстан Республикасы Премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров катнашты. Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бирелгән грантын откан район мәгариф оешмалары күргәзмәләре белән танышты, грантлар урынлы һәм файдалы кулланыла дип, югары бәя бирде.






Комментарийлар