Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбия  кече яшьтән башлана

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан,   Азнакай шәһәренең Җиңү паркында строй һәм җыр смотры узды, анда Азнакай шәһәренең 14 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән өлкәннәр һәм мәктәпкәчә белем би...


Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан,   Азнакай шәһәренең Җиңү паркында строй һәм җыр смотры узды, анда Азнакай шәһәренең 14 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән өлкәннәр һәм мәктәпкәчә белем бирү төркем балалары катнашты. Әлеге бәйге өченче ел рәттән үткәрелә. Балалар төрле гаскәрләр төрен күрсәттеләр. Отрядлар  тезелү осталыгын да,  командаларны төгәл үтәүне дә күрсәттеләр.
Тәрбия  кече яшьтән башлана һәм һәр балалар бакчасы үз эшләрен, беренче чиратта, Ватаныбызның патриотларын тәрбиләүгә юнәлдерә.
Гран-прины «Рябинка» 13 нче балалар бакчасы отряды яуласа, 1–2 нче урыннарны  18 нче «Улыбка»,  8 нче «Гнёздышко» балалар бакчалары, ә  3 нче урынны – 10 нчы «Алтынчәч» һәм 21 нче  «Сандугач» балалар бакчалары бүлеште.

Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ