Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында «Я вижу сердцем. Моя Якутия» дип исемләнгән тифлоконцерт булачак

Иртәгә 11:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Я вижу сердцем. Моя Якутия» дип исемләнгән тифлоконцерт булачак.Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь там...

Иртәгә 11:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Я вижу сердцем. Моя Якутия» дип исемләнгән тифлоконцерт булачак.
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматургия өлеше җитәкчесе Ләйсән Алексеева: «Кеше җырларны, диалогларны ишетә, ә сәхнәдә ниләр булганын белми. Тифлокомментатор күрми торган кешеләргә сәхнәдә нәрсә барганын сүз белән аңлата. Бу бездә милли телдә тифлокомментарий белән спектакль күрсәткән беренче театр», - дип аңлатты.
«Узган ел Якутиядә шушы тәҗрибә белән танышып кайттым һәм тифлоконцертны үзебездә дә оештырырга кирәк, дигән фикергә килдем. Тифлоконцерт - Россиядә яңа юнәлеш. Ул күрмәүчеләр өчен генә түгел, без барлык тамашачыларны көтеп калабыз. Казанда «Нәүрүз» фестивале бара, коллегаларыбыз «Нәүрүз»гә килү форсатыннан файдаланып, тифлоконцерт оештырырга булдык. Якутиядәге коллегалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез», - дип сөйләде театрның милли тифлокомментаторы Гөлүсә Закирова.
«Шундый тифлоконцертлар аша без күрмәүчеләрнең халәтен, аларның йөрәк авыртуын аңлыйбыз. Ишеткән һәр нәрсәне үзеңә якын итеп кабул итәсең - бу шулай ук, сәер булып тоела. Миңа калса, мондый чарадан соң безнең сизә торган органнар яхшырак эшли башлый», - дип сөйләде Юрий Платонов исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт эстрада театры директоры Татьяна Чаранская.
Театрның сәнгать җитәкчесе, проект авторы Мария Герасимова әйтүенчә, коллектив саха (якут) халкы традицияләренә бик игътибарлы.
«Гореф-гадәтләребезне сакларга тырышабыз. Якутиядәге күрмәүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре сәламәтлеге чикле булучыларга спектакль чыгарырга тәкъдим иткәч, берсүзсез, ризалаштык. Чөнки бу театр сәнгатендә яңа жанр, яңа хәрәкәт. Баштан эшне ничек, нәрсәдән башларга кирәклеген белмәдек. Бергәләп, спектакльдәге һәр күренешнең нечкәлекләрен уйладык», - ди ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ