5 июньдә – математикадан мәҗбүри БДИ
5 июньдә 11 сыйныфны тәмамлаучылар математикадан мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Әлеге имтиханны тапшырырга теләк белдереп, 19 мең 597 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән. Имтихан 3 сәгать 55 м...
5 июньдә 11 сыйныфны тәмамлаучылар математикадан мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Әлеге имтиханны тапшырырга теләк белдереп, 19 мең 597 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.
Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре 9 июньнән дә иртәрәк билгеле булмаячак. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 29 майда тапшыру мәҗбүри булган рус теле буенча БДИ барышын SMOTRIEGE.RU порталында 6 меңнән артык онлайн-күзәтче күзәткән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Комментарийлар