Логотип Магариф уку
Цитата:

7 март сынамышлары

Иртәгә хатын-кызларга авыр сүз әйтергә ярамый!

7 мартта ир-егетләргә хатын-кызлар белән дорфа сөйләшергә ярамый. Югыйсә аларны мәхәббәттә һәм карьерада уңышсызлыклар көтә.

Борынгы сынамышлар буенча, 7 мартта кышкы киемнәрне еракка алып куярга кирәкми, чөнки язның холкын белеп булмый әле.

7 мартта күңелсезләнергә, газаплы-сагышлы уйларга бирелергә һич кенә дә ярамый. Бу хәл күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Иртәгә ертык, тишек, пычрак кием киюдән сак булыгыз. Киемнәрегез чиста, пөхтә, матур булса, чир-сырхаулар урап узар.

7 мартта әтиләргә кызларына авыр сүз әйтергә, аларны тиргәргә ярамый! “Кара көчләр” негатив җибәрергә мөмкин икән.

7 март сынамышлары:
Карлыгачлар һәм каргалар кайткан икән, яз бик матур, җылы булачак.
Бу көнне салкын булса, җәй яңгырлы булачак.
Чыршылар һәм наратлар шауласа җылытачак.
Кар явып, буранлап китсә, яз тиз генә килмәячәк.
Бу көнне кәбестә утырткан кешенең уңышы яхшы була икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ