Логотип Магариф уку
Цитата:

...Ә атлары аккош муенлы

Кечкенә Язилә чутыр кара атның койрыгын тарый. Кыз кулындагы шадра тарак ялтырап торучы кыллар буйлап сузыла. Бахбайның ник исе китсен, үзен яратканнарын, үз иткәннәрен тоеп басып торуы. «Кызым атларн...

Кечкенә Язилә чутыр кара атның койрыгын тарый. Кыз кулындагы шадра тарак ялтырап торучы кыллар буйлап сузыла. Бахбайның ник исе китсен, үзен яратканнарын, үз иткәннәрен тоеп басып торуы. «Кызым атларны аеруча ярата, кечкенәдән курыкмый. Шуңа без аны өч яшьтә үк атлар янына – монда алып килә идек»,– дип уртаклашты әнисе, Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан «Сабантуй» спорт мәктәбен күздә тотып. Әлегә Язилә җәйге ялларга туктаган.

18 яшьлек Казан кызы Рената Гыйләҗетдинованың исә атта йөрү дәресләреннән туктарга исәбе юк. Ул балачактан әлеге спорт белән ныклап шөгыльләнә. Стайл дигән аты белән алар бик күп Россиякүләм ярышларда алдынгы урыннар алганнар. Бүген Рената ат спорты буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы составында. Кызның спорт дип каладан ук салага йөрүе юкка түгел. Атлар белән ул тәүге тапкыр Казан ипподромында таныша. Биредә өч елга якын башлангыч төркемдә шөгыльләнә. Шул вакытта тренер Кира Әхмәтшина белән дуслашып кала да инде сәләтле кыз. Аның аша Сабада эшләп килүче «Сабантуй» спорт мәктәбе турында ишетә. Тренеры 2014 елдан бирле районның яшь спортчыларын атта йөрү серләренә төшендерә икән. 2021 елның җәендә Рената да атын «Сабантуй»га алып кайта, тренировкаларга да Сабага йөри башлый. Тәүге дәрәҗәле уңышларына да нәкъ менә монда ирешә ул. «Атлар белән эшләү – кызыклы шөгыль. Алар белән вакыт үткәрү, ярышларда катнашу, дисеңме. Хәзер Рената тормышын атлардан башка күз алдына да китерми», – дип, кызның киләчәк хыялларын искәртә әнисе Адэлина.

«Сабантуй» спорт мәктәбендә балалар конкур һәм атта йөрү кебек ат спортының Олимпия уеннарына караган төрләре буенча шөгыльләнә. Биредә Олимпия чемпионнарын үстерер өчен, бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Төрле тематик зоналар, ярышлар үткәрү өчен махсус ясалган өч зур мәйдан бар. Шунда ук җан атучыларга исәпләнгән заманча трибуна да урнашкан.
«Сабантуй» спорт мәктәбенең инструктор-методисты Алия Шамил кызы Гайфуллина әйтүенчә, бүген биредә 51 бала шөгыльләнә. Дәресләр тулаем бушка, көн саен көндезге өчтән кичке җидегә кадәр дәвам итәләр. Балалар арасында Сабаның үзеннән, тирә-як авыллардан килүчеләр, Казаннан кайтучылар да шактый икән. «Балаларыбыз, районкүләм ярышларда гына урыннар алмыйча, республика, Россиякүләм бәйгеләрдә дә алдынгылар рәтендә, сынатмыйлар», – ди ул, горурланып. Алия Шамил кызының үз эшен белеп, тәмләп сөйләве аеруча күңелгә кереп калды. Җитәкчеләре Рамил Нурулла улы Габделманов кулы астында эшләүче мондагы егет-кызларның барысы да шундый: тәҗрибәле, җитез, шуңа атта йөрергә килүчеләре дә өзелми, ярышларны да һәрдаим үткәреп торалар. Безне мәктәп белән таныштырган мәлләрендә мәйданда конкур буенча Саба районы кубогына икенче район этабы ярышлары гөрли иде. Төз каеннар кочагында баручы гаҗәеп ярыш! Яшеллеккә чумган дөнья җитез атларын иярләгән җайдакларны сокланып күзәтә сыман. Монда тузаны да үзгә, чистадыр кебек тоелды безгә, бигрәк табигатькә сыенган бу урын!
Рамил Нурулла улыннан мәктәпкә эләгү шартлары турында сорашабыз, шундый шәп урынга урамнан гына килеп кермиләрдер ләбаса. Катгый таләпләр юк, биредә балаларны 9 яшьтән алалар икән. Зуррак яшьтәгеләр дә шөгыльләнә. Гадәттә, укучыларны төркемнәргә бүләләр. Беренче елында башлангыч төркемдә шөгыльләнсәләр, тәҗрибә арта барган саен, укучылар югарырак төркемгә күчә. Монда инде дәрес сәгатьләре дә арта, шөгыльләр дә катлаулана. Разрядлар алган яшь спортчылар югары төркемдә укыйлар.
Баланың сәламәтлеге турында белешмә булуы да шарт. Бу үтә дә мөһим, саулыгында тайпылышлар булган балага әлеге спорт төре белән бары махсус инструктор күзәтүе астында сәламәтлек сеанслары узарга мөмкин. Мәктәп тренеры Ксения Копотева искәртүенчә, ат спортында җәрәхәтләнү куркынычы зур. Баласын бу спортка алып килүче ата-ана моны яхшы аңларга тиеш. Шуңа яшь спортчыларның сәламәтлеген иминиятләштерү зарур, ди ул. Нинди генә зирәк хайван дисәң дә, атларның да холыклары бар.

Спорт дип түгел, шушы гаҗәеп мохиттә ял итеп, инструкторлар ярдәмендә атта йөреп кайтырга теләүчеләргә дә ишекләре ачык мәктәпнең. Ял гына түгел, атта йөрү, алар белән аралашу – дәва да бит әле ул. Белгечләр моны икенче төрле «иппотерапия» дип тә атый. Бу үзенә күрә организмны тернәкләндерүнең бер төре булып санала. Баксаң, атлар кешенең кәефенә уңай йогынты ясый, шул рәвешле, сәламәтлеген яхшырта ала икән. Атта йөрүче балаларда үз-үзенә ышану хисе тәрбияләнә. Дүрт аяк-
лы дустына ияләнә барган саен тирә-якка ышанычы арта, бала ачылып китә, аралашучанга әйләнә икән. Иппотерапия, яки, башкача әйткәндә, адаптив ат чабышы, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге проблемалары, психик һәм менталь бозылулар белән бәйле халәтләрдә киңәш ителә.

Әдилә БОРҺАНОВА


 Фотолар Рената
ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА һәм спорт мәктәбе архивыннан


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ