Логотип Магариф уку
Цитата:

Ак мәрмәр дөнья

«Өч мушкетёр»  авторы Александр Дюманы шаккатырган мәрмәр дөньяны күргәнегез бармы? Әлеге күренекле француз язучысы, карьерлар карап йөрүгә күңеле тартмаса да, Карелиядәге ап-ак кар тавы төсле мәрмәр...

«Өч мушкетёр»  авторы Александр Дюманы шаккатырган мәрмәр дөньяны күргәнегез бармы? Әлеге күренекле француз язучысы, карьерлар карап йөрүгә күңеле тартмаса да, Карелиядәге ап-ак кар тавы төсле мәрмәр кыя белән очрашкач, Россиянең хикмәтле шушы төбәгенә килеп чыгуына бер дә үкенеч белдерми.

Менә шуннан соң 164 ел узгач, без дә,  сәяхәтче дусларның кызыктыруына ышанып, Рускеала тау паркына барып чыктык.  Бирегә Дюма килгән 1858 елдан аермалы буларак, хәзер монда   мәрмәр чыгармыйлар. Адәмнең җелеген суырырдай итеп таш төягәнгә, ул  «Россиянең җәза коралы» дип атаган  арбалар да юк монда бүген. Мәрмәр каньонына, аның кебек, җәяүләп тәпилисе түгел, «Рускеальcкий экспресс» дип аталган ретропоездга утырып барасы. Менә перронда тантаналы музыка яңгырый.  Куе төтен җибәреп, паровоз дулый. Машинист һәм озатып баручылар – барысы да  патша заманындагы тимерьюлчылар киемендә. Юлга кузгаласыбызны белдереп, поезд башлыгы зур кыңгырауга өч тапкыр бәреп ала.  Аллаһка тапшырдык!
Купеның антуражы  да патша свитасын утыртып йөргән заманнардагыдан ким түгел: идәндә – келәм, тәрәзәләрдә – челтәр уелган пәрдәләр, өстәлдә – ретролампа һәм Карелия көртмәлегеннән  (нарат җиләге)  нәни гөлләмә...  Кринолин (берничә катлы кабартма  итәк) һәм эшләпә киеп алырга да юлдашларың белән  рус поэзиясендә «көмеш гасыр» дип аталган XIX гасыр ахыры  шагыйрьләре иҗаты турында бәхәсләшә башларга гына калды. Кунак чәе эчәргә дә, фото-купега кереп, узган гасырлар киемендә фотога төшәргә дә була. Балаларга аеруча поездның төтен йомгаклары очыртып, кычкыртып-кычкыртып  баруы ошады.
Рускеала паркы платформадан ук башланып китә, дисәк тә була. Руск – фин телендә коңгырт җирән, дигән мәгънәне бирә. Ак-кара аралашкан  таулар бер яктан сөзәк булса, икенче яктан текә кыя рәвешендә, ә уртада  зөбәрҗәт су җәелеп ята. Искитмәле гүзәл күренеш! Шулай да  Рускеаланың энҗе кашы булып Мәрмәр каньон санала. Чынлыкта аны ташын каезлап бетергәннән соң барлыкка килгән карьер дип уйларга кирәк.  Карьерның биеклеге  тугыз катлы йорт чамасы, ягъни 20 метр-
дан артык. Аның өчтән ике өлеше яктылык төшүгә карап төсен үзгәртүче су белән тулган. Ә диварлары   кайчак яшькелт төс уйнаучы соргылт мәрмәрдән гыйбарәт.  Әйтерсең лә җир астында  Төньяк балкышы балкый.

Рускеала упкыны күрше карьерларда шартлату эшләре алып барылганнан барлыкка килгән. Су тулган иске штольняларның түбәләре җимерелеп төшкәч, иңе – 20, озынлыгы 30 метрлы овал чокыр ясалган. Аның тирәнлеге 50 метрга җитә, дип аңлаталар. Упкын тирәли йөргәндә, ерак-еракка китүче томанлы туннельләр күренә, колакларда аларның түбәсеннән саркыган су тамчысы тавышы яңгырый. Серле, зур тарихлы урын!
Галимнәр шушы борынгы фин җирләрендә мәрмәр таулары барлыгын ачканнан соң, патшабикә Екатерина II, аларны дары ярдәмендә шартлатып, мәрмәрен Петербургка кайтарырга әмер биргән.  Башкаланың иң матур биналарын – Казан соборы, Исаак соборы, эрмитажны төзегәндә, шул мәрмәр файдаланылган. Бу эш, вакыт-вакыт тукталып, 1980 елга кадәр дәвам иткән. Хәзер мондагы җир өстендә ул байлыкның эзе булып мәрмәр блоклардан төзелгән завод идарәсе бинасы гына калган.
Рускеаланың икенче таңга калдырырлык урыны – Ак мәрмәр тау. Аның өстенә туристлар күпсанлы пирамидалар төзеп куйганнар. Шундый таш пирамида төзүченең барлык теләкләре тормышка аша дип ышаналар. Ак тау янында таш чыгару кораллары куелган остаханә дә бар. Анда мәрмәрне эшкәртү җайланмалары белән танышырга була. Су басмый калган бердәнбер штольняга төшү шулай ук зур тәэсир калдырды. Аның диварларына яктырткычлар куйганнар, ә түбәсенең бер урыныннан зәңгәр күк күренеп тора.
Рускеала күпсанлы шарламалары белән дә кызыклы. Аларның Ахвенкоски дигәне «...А зори здесь тихие» фильмы буенча безгә таныш иде инде. Совет кешеләренең яраткан фильмы нәкъ шушы төбәктә төшерелгән. Фильм героинялары – фашистларга каршы сугышка алынган кызларның, тау-таш артына кача-кача, үзләренә тапшырылган плацдармны дошманга бирмәс өчен үлгәнче сугышула ры безнең күз алдында кабат  җанлана. Хәзер бу урыннар туристларга уңай булырлык итеп көйләнгән: асылма күпергә менеп,  кайный-кайный аккан шарламаны өстән күзәтергә була. Кара-кучкыл сулы  Тохмайоки елгасыннан  башланган шарлавыкның  Карелиянең ап-ак кар таулары  һәм бозлары арасыннан кодрәт белән аска агып төшү күренеше–  әкияти тылсым булса, аның зәмһәрир салкыннарда да туңмавы – икенче  бер могҗиза.

Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА тәрҗемәсе


Автор фотолары


Язманың дәвамын "Гаилә һәм мәктәп" журналының март ае саныннан укый аласыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ