«Акыллы Уеннар» өстәмә белем бирү программасын өйрәнүгә сертифакатлар тапшырылачак
Бүген «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасында тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучыларына «Акыллы Уеннар» өстәмә белем бирү программасын өйрәнүгә һәм татар телендә 100 өстәл уеныннан торган компл...
Бүген «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасында тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучыларына «Акыллы Уеннар» өстәмә белем бирү программасын өйрәнүгә һәм татар телендә 100 өстәл уеныннан торган комплект рәвешендә методик пособие алуга сертификатлар тапшырылачак. Әлеге уку оешмасы ярдәме белән барлыкка килгән уникаль программа кече яшьтән үк балаларда татар телен белү күнекмәләрен арттырырга, мәдәниятебезне саклап калуга һәм үстерүгә, яңа белемнәрне уңышлы үзләштерүгә, балаларның милли җанлы шәхес буларак үсешендә ярдәм итәчәк.
Уңышлы проект «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Чарада «Бала-Сити» генераль директоры Альбина Насыйрова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закированың катнашуы көтелә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, татар телен өйрәтүгә багышланган үзенчәлекле программаның илдә аналоглары юк. Бүгенге көндә уникаль программа Татарстанның берьюлы 100 балалар бакчасында уңышлы файдаланыла.
«Акыллы Уеннар» программасы балаларда милли үзаң формалаштыруга, татар телендә сүз байлыгын арттыруга, акылның сыгылмалылыгын һәм хәтерне үстерүгә, мөстәкыйльлек һәм үздисциплина, креатив, иҗади һәм инженерлык фикерләвен үстерүгә, планлаштыру һәм тайм-менеджмент күнекмәләренә өйрәнүгә юнәлдерелгән. Киләчәктә үз телен яраткан, мәдәниятен белгән, милли җанлы балалар тәрбияләүдә бу проект үз өлешен кертер, дип ышанасы килә.
Таңсылу Габидуллина

Комментарийлар