Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга гимнастлары алтын медальләр белән кайтты

Алабуга гимнастлары «Юность Закамья» төбәкара турнирыннан алтын медальләр белән кайтты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.Нәфис гимнастика буенча «Юность Закамья» төбәкара турниры Әлмәттә 8-9 окт...


Алабуга гимнастлары «Юность Закамья» төбәкара турнирыннан алтын медальләр белән кайтты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.





Нәфис гимнастика буенча «Юность Закамья» төбәкара турниры Әлмәттә 8-9 октябрьдә узды. Анда Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Оренбург, Димитровград, Лениногорск, Казан, Әлмәт, Алабуга спортчылары катнашты.
Алабуга шәһәре данын тренер Нәргис Рәджәбова җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбеннән 12 кеше яклады. 
Ярыш нәтиҗәләре шәхси программада үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны Елизавета Низаметдинова, Кира Никитина, Дарина Алимарданова, Анна Кузнецова, Софья Закирова, Ралина Харисова һәм Алия Сатдарова алды, икенче урында — Злата Брусова.
Төркем күнегүләрендә беренче урыннарны «Феникс» һәм «Эдельвейс» командалары алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ