Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга мәктәпләре интерактив җиһазларга байый  

Хәзерге вакытта Алабуга шәһәренең 8 мәктәбендә «Заман мәктәбе» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» белем үзәкләре булдырылган һәм эшләп килә.Районның Танайка һәм Поспелово мәктәпләрендә цифрлы...

Хәзерге вакытта Алабуга шәһәренең 8 мәктәбендә «Заман мәктәбе» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» белем үзәкләре булдырылган һәм эшләп килә.
Районның Танайка һәм Поспелово мәктәпләрендә цифрлы һәм гуманитар үсеш юнәлешендә белем бирү үзәкләре ачылды. Проект барышында мәктәпләрнең информатика, хезмәт, тормыш иминлеге нигезләре кабинетларына һәм проект урыннарына ремонт ясалган. Үзәкләрне булдыру шулай ук мәктәпләрнең матди-техник базасын яңартырга мөмкинлек биргән: робототехника буенча җиһазлар, беренче ярдәм күрсәтү өчен җайланмалар, шахмат уеннары өчен кирәк-ярак кайтарылган.
Бехтерево, Костенеево, Лекарево, Морт мәктәпләре һәм Тарловкадагы 11 нче мәктәп базасында табигый фәннәр һәм технология юнәлешләре буенча үзәкләр оешкан. Биредә лаборант бүлмәләре, биология, химия, физика кабинетлары төзекләндерелгән, физика, химия, биология, экология, физиология, нейротехнология буенча заманча цифрлы җиһазлар, ноутбуклар һәм башкалар куелган. Әлеге мәктәпләрнең укытучылары яңа җиһазлар белән эшләргә өйрәнә.
Моннан тыш, мәктәпләр Казан талантлар университеты, КФУның Алабуга институтындагы К.Вәлиев исемендәге фәнни лаборация йорты, Чаллының «Кванториум» балалар техника паркы, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» белән челтәрле бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Бу исә укучыларга һәм мөгаллимнәргә конкурсларда, чараларда актив катнашырга мөмкинлек бирә.
Алабуганың 6 мәктәбенә (2, 3, 8 нче мәктәпләр, Инженер-технология лицее, күппрофильле лицей, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем белем бирү комплексы) ноутбуклар, интерактив панельләр, телевизорлар, видеокамералар, күп функцияле җайланмалар кайтарылган.
«Мәгариф» проекты нигезендә, шәһәрнең 3 нче мәктәбендә хәзер 40 ноутбук бар, шуларның 37 се – мобиль сыйныфларга, 3 се – дәресне интернет-челтәрендә күрсәтә торган камералар өчен.
«Мәгариф» илкүләм проекты бәрабәренә Алабуга районы мәктәпләренә федераль һәм республика бюджетларыннан биш елда 20 млн сумга якын акча кертелгән.

Таһир САБИРҖАНОВ


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ