Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап, быел БДИ тапшырырга теләүчеләр өчен үзгәрешләр бар
Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап, быел БДИ тапшырырга ниятләүчеләр имтиханны башкалар белән бергә түгел, ә төп этапка кадәр яисә резерв көннәрендә теләкләрен тормышка ашыра алачак.Бу хакта "Татар-инфо...
Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап, быел БДИ тапшырырга ниятләүчеләр имтиханны башкалар белән бергә түгел, ә төп этапка кадәр яисә резерв көннәрендә теләкләрен тормышка ашыра алачак.
Бу хакта "Татар-информ" мәълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
Җитди сәбәпләр аркасында (халыкара олимпиадаларда, мәдәни чараларда, спорт ярышларында катнашып) БДИ тапшыра алмаучылар имтиханны төп этапның резерв көннәрендә бу эшне башкара алачак.
Төп этапта исә бары мәктәне быел тәмамлаучылар гына имтихан бирә алачак.
Комментарийлар