Логотип Магариф уку
Цитата:

Алданган казанлы: акчаны кемгә күчергәнеңне бел

Бер хатын-кыз «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Караклар тозагына эләккән Казанда яшәүче бер хатын-кыз «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә ярдәм сорап  мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләренә ул  мошенниклар белән элемтәгә кереп өч мең сумнан артык акчасын югалтуы хакында сөйли. РФ Җинаять Кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.   Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте аңлатуынча, полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли.

Интернет челтәрләренең берсендә аның игътибарын  кызыктырырлык бәя белән урнаштырылган косметика җәлеп итә. Үзенә ошаган товарны сайлап алганнан соң, товарны кулына алганчы сатучыга өч мең сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң сатучы белән элемтәләр өзелә.  Түләнгән товар да сатып алучыга килеп ирешми.

Кызганыч, мондый алданган кешеләр белән булган күңелсез очраклар көннән-көн ишәя. Акчаны билгесез кешеләргә күчерер алдыннан, барысын ачыкларга, күбрәк сораштырыргка кирәктер, бәлки.

                                                                                                                                                                                                   Таңсылу Габидуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ