Алдап сатучы карактан да яманрак
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам: “Сатучы белән сатып алучы бер-берсеннән аерылмаганда иреклеләр: әгәр ике тараф та алыш-бирештә рас булсалар, эшләре уң булыр, әгәр моның берәр гаебен яшерсәләр һәм ялганласалар, сәүдәләреннән бәрәкәт китәр”, – дигән.
“Мәсәлән, сатыла торган нәрсәдә гаеп була торып, һичбер гаебе юк, дип, яки тугызга алган нәрсәне унга алдым, башкаларга фәлән бәягә дә бирмәдем, дигән кебек ялган сүзләрнең һәркайсы сәүдәгә зарар китерә. Мондый нәрсәләр кешенең кадер-хөрмәтенә дә зарар китереп, алыш-бирештән өмет ителгән хәер вә бәрәкәтне югалта.
Андый рәвештә сатылган нәрсә шәригать һәм горефнең заһирына караганда дөрес булган сату булса да, инсафлы фәтва бирүчеләр ялган катышкан сатуның шәригать каршында хәрәм булуы белән хөкем ителә.
Без сату иткәндә ни өчен ялган катыштырабыз? Моның җавабы гади: сата торган нәрсәбезне алучыга кыйммәтрәк бәягә сатып, алучының тиешле булмаган акчасын алу өчен. Әгәр уйлап карасак, безнең бу рәвештә сату итүебез белән карак арасында нинди аерма бар? Карак йозак вату өчен бер тимер корал тотып йөрсә, без алучының акчасын алдап алу өчен ялганны корал итәбез.
Төптән уйлаганда, алдап сатучы карактан да яманрак, чөнки карак үзенең урлаган малын һәм ул эшне хәрәм дип белеп, үзен гөнаһлы саный. Әмма алдап сатучы үзен алдакчы һәм кеше хакларын талаучы дип уйламый да, акчасын да хәләл дип белә”, - дип яза "Кызыл таң".
Таңсылу Габидуллина
Комментарийлар