Җәлилгә хөрмәт йөзеннән
Каһарман шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел тулу уңаеннан республикабызда күп чаралар үткәрелә һәм аның исеме белән бәйле корылмалар төзекләндерелә.
Түбән Кама шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия дә шундыйлар исәбендә, быел аны тулысынча төзекләндереп чыгу күздә тотыла. Комплекслы капиталь ремонттан тыш, мәктәпне җиһазлау һәм территориясен төзекләндерү каралган. Ремонтчылар гимназия бинасында җылыту, су-канализация, электр белән тәэмин итү системаларын алмаштырганнар, башка эчке эшләргә керешкәннәр.
Шунысын да әйтик: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә имин һәм уңайлы белем бирү мохите булдыруга юнәлдерелгән эшчәнлеген дәвам итәчәк. 2026 елда Татарстанда Федераль һәм республика программалары буенча барлыгы 55 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.
Фото мәктәп архивыннан





Комментарийлар