Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә 16 укучы компьютер грамоталылыгы буенча көч сынашты

Әлмәттә 16 укучы компьютер грамоталылыгында көч сынашты. Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрне атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.«Зна...

Әлмәттә 16 укучы компьютер грамоталылыгында көч сынашты. Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрне атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
«Знайка-познайка» - уен һәм имтихан. Анда 16 укучы катнашты. Әлмәт политехник техникумы каршындагы белем бирү үзәге «IT-куб»та шөгыльләнүчеләр компьютер грамоталылыгы буенча ярышты. 
Үзәк шәһәрдә ике ел элек «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килгән.
Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрен атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш иде. «Знайка-познайка» – уен гына түгел, ә сынау да. «IT-куб»та укучылар алган күнекмәләрен шулай ныгытты.
«IT-куб» Әлмәт политехник техникумында ике ел элек «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында барлыкка килде, ул үз чиратында «Мәгариф» илкүләм проектына керә. Елына уртача 8 яшьтән 18 яшькәчә 600гә якын бала һәм яшүсмер йөри. Алгоритмика нигезләреннән тыш үзәктә тагын 6 юнәлеш бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ