Әлмәттә 2026 елның беренче сабые туды
Әлмәт шәһәрендә 2026 елның беренче сабые дөньяга килде. Малай 1 гыйнвар иртәнге 4:15 тә Шумилиннар гаиләсендә туган. Сабыйның авырлыгы 3 килограмм 800 грамм, ә буе 55 сантиметр тәшкил итә.
Әлеге бала гаиләдә 3 нче булып дөньяга килгән. Әти-әни улларының дөньяга килүен иң яхшы Яңа ел бүләге дип атады.
Әлмәт районы администрациясе Шумилиннар гаиләсен шатлыклы вакыйга белән котлады һәм сабыйга ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш теләде.





Комментарийлар