Ана капиталы 1 миллионга җитәчәк
Өч фракция депутатлары Дәүләт думасына икенче бала өчен ана капиталын 1 млн сумга кадәр арттыру турында закон проектын кертте.
Беренче бала өчен ана капиталы 756,7 мең сум тәшкил итәчәк. Өченче бала өчен шулай ук 1 млн сум бирергә тәкъдим ителә, әмма ата-аналар элек ана капиталын рәсмиләштермәгән очракта.
Үзгәрешләр 2025 елның 1 февраленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана.
Искәртеп үтик: Федераль җыелышка юллама белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин Ана капиталы һәм гаилә ипотекасы программасын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим иткән иде.
Комментарийлар