Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча мөгаллимнәре һөнәри осталыкларын күрсәтте

«Ел укытучысы» бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән.Ноябрьдән...

«Ел укытучысы» бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән.

Ноябрьдән башлап барган бәйгедә районыбызның 56 укытучысы һөнәри осталыкларын сынады. Бәйге башта зоналарда үткәрелде. Һәр укытучының дәресләрен карап чыкканнан соң, район мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри әгъзалары 17 финалистның дүртесе – «Педагогик дебют», сигезе – «Ел укытучысы-2021» һәм дүртесе «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләре буенча сайлап алды.
Бәйгенең соңгы этабы Түбән Мәтәскә һәм Арчаның 6 нчы урта мәктәпләрендә үтте. Укытучылар жюри әгъзалары алдында 20 минутлык дәрес һәм укытучылар белән 15 минутлык осталык классы күрсәтте.
Һәр бәйге – ул зур хезмәт, иҗади эш, дулкынлану, шул ук вакытта тәҗрибә уртаклашу, үз өстеңдә эшләү һәм һөнәри үсеш. Моны Арчаның 6 нчы мәктәбендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина да билгеләп үтте.
«Районыбыз укытучылары ике ай дәвамында барган бәйгедә үзләренең һөнәри осталыкларын сынады, – диде ул. – Бәйгедә районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты. Бу – бик күңелле күренеш. Катнашучылар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрүе, укытучыларның бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торуы куандыра. Дәресләр, осталык дәресләре үткәргән вакытта бу бик сизелде. Финалга чыккан 17 укытучы үзләрен иң яхшылар итеп танытты. Барыгызга да алдагы эшегездә уңышлар телим».
Бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмый. Иң яхшылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Һәр укытучы һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтергә тырышты. Һәр номинациядә җиңү яулаган укытучылар Кукмарада узачак зона бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак. Ике укытучыбыз «Туган тел» Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак.
«Бүген бу залда иң лаеклылар җыелган, – диде, җиңүчеләрне котлап, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Һәр катнашучыга, аларга ярдәм иткән коллективларга рәхмәт. Яшьләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. Алмашка өметле укытучылар килә. Финалга иң көчле укытучылар чыкты. Алар зона этабында да сынатмас, республика этабында да районыбыз данын уңышлы яклар һәм җиңүчеләр исемлегенә керер дип ышанабыз. Республика этабында җиңүчеләр исемлегенә кергән укытучылар профсоюз оешмасыннан өч көнлек теплоход белән сәяхәткә бушлай юллама белән бүләкләнәчәк».
Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА, Шушмабаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Бу – минем генә түгел, барлык коллективның җиңүе. Иң беренче чиратта, директорыбыз Рәзилә Шәймәрдановага рәхмәт. Ул, барыбызны да җыеп, туплап, һәркемгә эшне бүлеп бирә. Бәйгегә әзерләнгән вакытта дәресне берничә тапкыр үзебезнең мәктәп укытучыларына күрсәтеп карадым. Аларның киңәшләре, тәкъдимнәре дәресне камилләштерергә ярдәм итте.
Бу минем «Ел укытучысы» бәйгесендә икенче тапкыр җиңүем. 2017 елда «Ел укытучысы» номинациясендә республика этабында җиңүчеләр исемлегенә кергән идем. Ул вакытта да барлык укытучылар ярдәм итте. Без барлык бәйгеләргә дә бергәләп әзерләнәбез. Уртак көч белән җиңүләргә ирешәбез дә.
Ришат СӘЙФЕТДИНОВ, Арчадагы 6 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Арчаның 6 нчы мәктәбендә әле беренче елымны гына эшлим. 3 нче сыйныфларны укытам. Үзем Балтач районыннан. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, армиядә хемәт итеп кайткач, биредә эшли башладым. Эшемне, балаларны яратам. Минем әни дә – укытучы. Ул Балтач мәктәбендә тарих укыта. Минем дәрес эшкәртмәләрен күреп, әлеге бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Миңа шундый мөмкинлек биргән өчен мәктәп администрациясенә зур рәхмәт. Хәзер, бар көчемне куеп, зона этабына әзерләнә башлыйм. Анда да сынатмам, ышанычны аклармын, дип өметләнәм.
Лилия РӘХИМҖАНОВА, Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Мин 27 ел башлангыч сыйныфлар укытам. Укытучы булу – балачак хыялым. Арча педагогия көллиятенә кереп, хыялымны тормышка ашыруга беренче адымны ясадым. Ике сыйныф – 4 нче һәм 2 нче сыйныфларны укытам. Укучыларымны бик яратам, шуның белән эшнең авырлыгы сизелми. Бәйгегә килгәндә, ул – безнең көндәлек эшебез. Шуңа күрә авыр булды, дип әйтмәс идем. Күрсәтмә материаллар эшләдем, кызыклы алымнар кулланырга тырыштым. Икенче сыйныфларда «Әйтелми торган тартык авазлар» дигән темага дәрес күрсәттем. Минем өчен иң авыры, мөгаен, кызыклы тема сайлап алу булгандыр. Балаларны да кызыксындырырга, башкаларны да гаҗәпләндерергә кирәк. Хәзер темаларны яңадан карап, үзгәрешләр кертеп, зона этабына әзерләнәбез.
Гөлнара ВАФИНА, Арчадагы 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– «Ел укытучысы» бәйгесендә беренче тапкыр катнашуым иде. Хезмәт стажым 27 ел. Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан бирле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Шекә мәктәбендә, Арчадагы 3 нче мәктәптә эшләдем, хәзер хезмәт юлымны 1 нче мәктәптә дәвам иттерәм. Хәзерге балаларны татар теленә өйрәтү бик үк җиңелләрдән түгел. Элегрәк балалар бакчасыннан татарча сөйләшә торган балалар килсә, хәзер балалар русча сөйләшә. Соңгы берничә елда бу – бигрәк тә сизелә. Бәйгедә без дәрес һәм сыйныфтан тыш чара күрсәттек. Мин Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» әсәрен сайладым. Әлбәттә, җиңүеңне тану һәрвакыт күңелле. Кукмарага зур өметләр белән барабыз. Анда призлы урыннарны алган укытучылар республика этабында район данын яклаячак.
«Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләр:
1 нче урында –Шушмабаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзрахманова.
2 нче урында –Арчадагы 2 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Рәхимҗанова.
«Педагогик дебют» номинациясендә:
Арчадагы 6 нчы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришат Сәйфетдинов.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә:
Арчадагы 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Вафина.
«Туган тел» осталык классы бәйгесендә:
1 нче урында – Кәче мәктәбе укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина.
2 нче урында –Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова.
Резедә ХӘКИМҖАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ