Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада «ТатАрча җәй»

Арча районының данлыклы педагогика көллияте базасында быел беренче тапкыр Россия регионнарында яшәүче татар балаларын берләштергән «ТатАрча җәй» исемле белем бирү лагере эшли башлады. Бу лагерьда тата...

Арча районының данлыклы педагогика көллияте базасында быел беренче тапкыр Россия регионнарында яшәүче татар балаларын берләштергән «ТатАрча җәй» исемле белем бирү лагере эшли башлады. Бу лагерьда татар телен гамәли яктан өйрәтү һәм татар мәдәнияте, тарихы белән таныштыру төп максат булып тора. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова сүзләренчә Мәгариф министрлыгы аларга лагерь оештыру тәкъдиме белән чыкканда, эшнең бу кадәр үк масштаблы булачагын күзаллап та бетермәгәннәр кебек. Әмма хәзер беренче смена матур гына эшләп килә һәм бу зур җаваплы эш тә көллият коллективы өчен зур тәҗрибә булып тора икән. Димәк, татар балаларын Татарстан белән таныштыру, үзара дуслаштыру, телне өйрәтү кебек изге бурычларны алга куеп эшләү чыннан да зур нәтиҗәләргә китерәчәгенә дә ышаныч бар.
 

Әлеге сменага килгән балалар Россиянең  Томск, Омск, Курган, Екатеринбург һ.б. төбәкләреннән. Аларга Татарстанның Тукай җирлегендәге бу лагерьда белемнәрен арттыру һәм ял итү бик ошый. Балаларны Кырлайга, Казанга да экскурсияләргә алып барганнар. Бу сәяхәт алар күңелендә тарихи вакыйга булып урын алачагында шик юк. Шулай ук Арча педагогика көллиятенең үзендә үк урнашкан, дөньяда бердәнбер булган "Әлифба" музее да бик кызыклы. Әлеге музейда дөнья халыкларының Әлифба китаплары тупланмасы, татарның иң танылган Әлифбасын төзегән Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларга багышланган юнәлеше дә зур колачлы мәгълүмат бирә. Музейның оештыручысы һәм җитәкчесе Дамир Таҗиев чыннан да никадәр олы эш башкарган.

 
Балалар белән очрашу барышында без аларга "Гаилә һәм мәктәп" журналы хакында сөйләдек һәм үз туган өйләренә кайткач, әти-әниләренә дә әйтеп, һәрвакыт безнең белән элемтәдә торырга чакырдык. Балалар журнал белән бик кызыксынып үз сорауларын да әйттеләр. Мондый матур очрашулар җәйне тагын да ямьли. Киләчәктә дә "ТатАрча җәй" лагереның эше нәтиҗәле булыр.

Айсылу Имамиева


автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ