Аспирантлар саны кимү киләчәктә татар телен өйрәнүче галимнәр саны кимүгә китерерме?
Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә диссертация яклаучылар саны кимү тенденциясе күзәтәлә. Мәсәлән, матбугат конференциясендә түбәндәге саннар китерелде: 2012 елда 23 диссертация якланган...
Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә диссертация яклаучылар саны кимү тенденциясе күзәтәлә. Мәсәлән, матбугат конференциясендә түбәндәге саннар китерелде: 2012 елда 23 диссертация якланган булса, 2017 елда бу сан икегә калган. Бу турыда Казан федераль университетының татар теле һәм тюркология югары мәктәбе һәм Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессорлары үз фикерләрен җиткерде.
«Чыннан да бу бик җитди мәсьәлә. Ул күпьяклы һәм турыдан-туры бүгенге җәмгыятькә бәйләнгән. Кызганыч, бүгенге көндә татар мәктәпләре, башка төбәкләрдәге югары уку йортларында татар теле бүлекләре ябыла. Шул сәбәпле, диссертация яклаучылар саны да кими.
Икенчедән, аспирантура белем алуның өченче баскычы итеп тәгаенланды. Аспирант лекцияләргә йөреп, зачётлар, имтиханнар тапшырырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, аның фән белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Шуңа да аспирантурага килергә теләүчеләр саны әзәя», – дип белдере тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин.
Шулай ук диссертация яклаучылар өчен таләпләр зур булуы да билгеләп үтелде: текстның оригинальлеге 85 % ким булмавы, югары аттестация комиссиясе тарафыннан расланган журналларда кандидатлык диссертациясе өчен өч, ә докторлыкныкы өчен 15 мәкалә басылган булырга тиеш.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда «Китапханә — паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме
Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан, ТР Милли китапханәсе каршында «Китапханә — паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уза. Программа кысаларында төрле темаларга багышланган китап күргәзмәләре, буккр...
Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан, ТР Милли китапханәсе каршында «Китапханә — паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уза. Программа кысаларында төрле темаларга багышланган китап күргәзмәләре, буккросссинг, иҗади остаханәләр, китап сату һәм башка кызыклы чараралар оештырыла. Шулай ук республиканың танылган язучылары һәм журналистлары, көндәлек матбугат вәкилләре «Ачык микрофон» рубрикасында чыгыш ясап, үз фикерләрен халыкка җиткерә алачак. Әлеге чарада катнашу өчен «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары да чакыру алды.
Бәйрәм чарасы Милли китапханәнең төп бинасы (Кремль урамы, 33 нче йорт) янындагы скверда, Лобачевский һәйкәле каршында 18 июнь көнне 11.00 дән 18.00 гә кадәр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар